Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Артур Афанасьев: “Буем тәбәнәк булса да, күңелем киң”

Хөрмәтле мамадышлылар, бүген "Нократ дулкыннары" радиосының "Йолдызлы сәгать" тапшыруында кунакта Мамадышның иң кечкенә ир-аты Артур Афанасьев булачак. Татар халкында «Кечкенә булса да, төш кенә» дигән мәкаль бар. Нәкъ тә Артур турында ул.1 метр да 10 сантиметрлы гына буена карамастан Артур үзен төрле өлкәләрдә сынарга ярата. Ул театр артисты да, җырчы,...

Хөрмәтле мамадышлылар, бүген "Нократ дулкыннары" радиосының "Йолдызлы сәгать" тапшыруында кунакта Мамадышның иң кечкенә ир-аты Артур Афанасьев булачак.


Татар халкында «Кечкенә булса да, төш кенә» дигән мәкаль бар. Нәкъ тә Артур турында ул.1 метр да 10 сантиметрлы гына буена карамастан Артур үзен төрле өлкәләрдә сынарга ярата. Ул театр артисты да, җырчы, биюче дә, КВНда катнашучы да. Моннан тыш, Артур Афанасьев спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
Мамадыш йолдызы үзенең сәхнәдәге беренче чыгышын хәтерлиме? Артурны цирк белән нәрсә бәйли? Буш вакытында ул ниләр белән мавыга? Бу һәм башка сорауларга җавапны сез бүген 16:10 сәгатьтә "Нократ дулкыннары" радиосында белә алырсыз.

Студиябез кунагына булган сорауларыгызны 3-17-65 номеры аша җиткерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев