Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Алиса Исакова: "Көчемнән килгәнчә тырышачакмын"

Шушы мизгелләрдә Җөри авылы Тырлау аланында керәшен халкының милли бәйрәме уза. Биредә хәзерге вакытта балалар һәм үзләренә пар табарга телүчеләр өчен мәйданчык, керәшеннәрнең милли ризыкларын тәкъдим итүче почмаклар һәм төрле күргәзмәләр уңышлы эш алып бара. Шулай ук, хәзерге мизгелдә "Керәшен чибәре-2016" бәйгесе бара. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә Мамадыш данын Алиса...

Шушы мизгелләрдә Җөри авылы Тырлау аланында керәшен халкының милли бәйрәме уза.


Биредә хәзерге вакытта балалар һәм үзләренә пар табарга телүчеләр өчен мәйданчык, керәшеннәрнең милли ризыкларын тәкъдим итүче почмаклар һәм төрле күргәзмәләр уңышлы эш алып бара.
Шулай ук, хәзерге мизгелдә "Керәшен чибәре-2016" бәйгесе бара. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә Мамадыш данын Алиса Исакова яклый.


- "Керәшен чибәре"ндә катнашуым белән мин бик горурланам. Шул ук вакытта җаваплы эшкә алынуымны да яхшы аңлыйм. Шуңа да беренчелекне яаулар өчен көчемнән килгәнчә тырышачакмын, - диде Дүсмәт сылуы Алиса Исакова.


"Керәшен чибәре"ндә катнашучыларга 2015нче елда әлеге бәйгедә җиңгән Юлия Савельева да уңыш теләде.
-Бәйге елда-ел үсә һәм киңәя бар. Узган ел белән чагыштырганда да биредә күп кенә яңалыклар барлыкка килгән. Конкурсантлар да яхшырак әзерләнгән. Аларның һәрберсенә зурдан-зур уңышлар теләп калам, дип безнең белән уртаклашты Юлия Савельева.
Без дә Мамадыш гүзәле Алиса Исаковага җиңүләр теләп калабыз!

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев