Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышка язучылар десанты килде

Көек-Ерыкса авылына Казаныбыздан мөхтәрәм язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез Рабит Батулла, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, "Мирас" журналының җаваплы сәркатибе, шагыйрь Марат Закир, артист, әдип Алмаз Хәмзин, ТРның халык артисты Мингол Галиев, "Җыен" фонды директоры Фуат Рәкыйпов, җиңел атлетика һәм чаңгы спорты буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы булган Әхмәт Сираҗиев кайтты. Авылдашлары, Татарстан...

Көек-Ерыкса авылына Казаныбыздан мөхтәрәм язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез Рабит Батулла, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, "Мирас" журналының җаваплы сәркатибе, шагыйрь Марат Закир, артист, әдип Алмаз Хәмзин, ТРның халык артисты Мингол Галиев, "Җыен" фонды директоры Фуат Рәкыйпов, җиңел атлетика һәм чаңгы спорты буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы булган Әхмәт Сираҗиев кайтты. Авылдашлары, Татарстан Республикасының җиңел атлетика Федерациясенең Вице-президенты Габделхак Фәләхиев туган авылы укучыларына матур, милли, шигъри бәйрәм оештырды.

Татарстанның халык язучысы һәм шагыйре Рабит Батулла үзе тәрҗемә иткән Коръән китабын Көек-Ерыкса авылы мәчетенә һәм берничә кешегә бүләк итте. Кунаклар мәктәп музеенда һәм сыйныфларда булдылар. Соңыннан очрашу мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Композитор, артист, әдип Алмаз Хәмзин, Татарстанның халык артисты Мингол Галиев үзләренең матур җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Мингол Галиев берничә баланың тавышын да тыңлап карарга өлгерде. "Милләтебезнең асыл ир - егетләре белән якыннан аралашу - үзе кыйммәтле хәзинә. Димәк, милләтебез югалмый", - ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев