Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышка Яшел Үзән районыннан делегация килде

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары торган саен ешрак республика чараларын уздыру һәм агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең тәҗрибә уртаклашу урынына әверелә бара. Бу юлысы Мамадыш Яшел Үзән муниципаль районы делегациясен кабул итте. Безгә әлеге төбәктән бер көнлек эш сәфәре белән авыл җирлеге башлыклары, эре фермерлар килде. Яшел Үзән делегациясен әлеге...

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары торган саен ешрак республика чараларын уздыру һәм агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең тәҗрибә уртаклашу урынына әверелә бара. Бу юлысы Мамадыш Яшел Үзән муниципаль районы делегациясен кабул итте. Безгә әлеге төбәктән бер көнлек эш сәфәре белән авыл җирлеге башлыклары, эре фермерлар килде.

Яшел Үзән делегациясен әлеге районның башлыгы Александр Тыгин җитәкли. Кунакларны төбәгебез башлыгы Анатолий Иванов каршы алды һәм озатып йөрде. Визитның максаты- аграр тармактагы алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу, эш алымнарын өйрәнү. Сәфәрне Дүсмәт авылында, "Павлова" КФХ башладылар.

Алга таба кунакларны Түбән Тәкәнеш авылына алып бардылар. Биредә Акчуриннар һәм Заһидуллиннарның шәхси йорт хуҗалыклары эшчәнлеге тәкъдим ителде. Яшел Үзән аграрийларын фермерларның аграр бизнесны алып баруы кызыксындырды. Алар гаилә фермаларының ничек төзелүе, моның өчен никадәр чыгымнар сарыф ителүе, дәүләт ярдәменең нинди төрләреннән файдаланулары, малларны ничек тукландырулары турында җентекләп сораштырдылар, үз хуҗалыклары турында сөйләделәр.

Дусай авылындагы Кашаповлар фермасын, Көмеш Күлдәге Марс Юнысов һәм Олыяздагы Фирназ Хисмәтов хуҗалыкларын да кызыксынып өйрәнде кунаклар.

-Уку, өйрәнү, тәҗрибә туплау бер вакытта да артык түгел. Безнең максат сезнең районда фермерлык белән танышу иде. Без авылларыгызда кешеләрнең җиргә берегеп, гаиләләрен, районыгызны, республиканы туендыруларын күрдек. Башкаларның эшчәнлеге белән якыннан танышу тәҗрибәне арттыра, - диде Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин.

Кунаклар район җитәкчелегенә һәм фермерларга кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр һәм үзләрендә авыл хуҗалыгын үстерү планнары белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев