Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышка яңа машиналар кайта

Бүген Казанда республика муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырылып килә торган смотр-конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Әлеге конкурс 2011 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты - җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм...

Бүген Казанда республика муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырылып килә торган смотр-конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Әлеге конкурс 2011 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты - җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту.

Быел анда катнашуга барлыгы 202 гариза тапшырылган булган. Нәтиҗәдә, бәйге лауреатлары дип 93 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе табылган.

Рөстәм Миңнеханов бүген җиңүчеләргә 93 "Шевроле Нива" җиңел автомобиле һәм 7 "Форд Транзит" микроавтобусы ачкычлары тапшырды. Аларга ия булучылар арасында мамадышлылар да бар. Ишки, Тау иле һәм Көмеш-Күл авыл җирлекләре башлыклары бүген яңа машиналы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев