Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышка өйрәнергә ераклардан киләләр

Бүген "АПК "Азык-төлек программасы" басуларында Татарстан, Башкортстан һәм Оренбурга өлкәсенең кукуруз белән шөгыльләнүче хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен, әлеге культураны игү технологияләренә багышланган семинар-уку узды. Аның төп оештыручысы - Краснодар краендагы, бөтен Россия күләмендә кукуруз орлыклары белән тәэмин итү буенча данлыклы булган "КВС РУС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. -Бу семинарны без...

Бүген "АПК "Азык-төлек программасы" басуларында Татарстан, Башкортстан һәм Оренбурга өлкәсенең кукуруз белән шөгыльләнүче хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен, әлеге культураны игү технологияләренә багышланган семинар-уку узды.


Аның төп оештыручысы - Краснодар краендагы, бөтен Россия күләмендә кукуруз орлыклары белән тәэмин итү буенча данлыклы булган "КВС РУС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
-Бу семинарны без Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Казан Агрохимсервис"җәмгыяте булышлыгы белән үткәрәбез. Максаты - кукурузны бөртекккә һәм силоска үстерү технологияләрен, үзенчәлекләрен күрсәтү, - ди авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, "КВС РУС" җәмгыятенең коммерция директоры Алексей Чернявский.

Кунакларга төрле срокларда, төрле тирәнлектә, төрле чәчү нормасы белән, үсемлекләр арасын төрлечә калдырып чәчелгән; үскән чакларында төрле микъдарда тукландыру үткәрелгән участокларны күрсәттеләр. Сүз дә юк, алар бер-берсеннән аерыла. Чәчү срокларына һәм өстәмә тукландыру күләмнәренә карап, кукурузларның буйлары, чәкәннәренең зурлыклары да төрлечә. "Яра" ЯАҖ белгечләре кукурузны нинди минераль һәм микро ашламалар белән тукландыруның отышлы булуы турында сөйләде. "AMAZONE" фирмасы вәкилләре туфрак эшкәртү, минераль ашламалар кертү техникаларын, чәчү агрегатын, чәчүлекләргә агу-химикатлар сиптерү җайланмасын тәкъдим иттеләр; аларның эшләү принципларын аңлаттылар.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев