Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышка иң көчле волейболчылар җыелды

16нчы марттан 19нчы мартка кадәр Мамадыш төбәге ТР-ның X " Авыл яшьләре " җәйге спорт уеннары кысаларында волейбол бәйгеләрен кабул итә. Әлеге ярыш җәй аенда Зәй муниципаль районында үтәчәк уеннарга сайлап алу этабы булып тора. Безгә күрше-тирә төбәкләрдән 16 волейбол командасы килде. Алар "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында...

16нчы марттан 19нчы мартка кадәр Мамадыш төбәге ТР-ның X " Авыл яшьләре " җәйге спорт уеннары кысаларында волейбол бәйгеләрен кабул итә. Әлеге ярыш җәй аенда Зәй муниципаль районында үтәчәк уеннарга сайлап алу этабы булып тора. Безгә күрше-тирә төбәкләрдән 16 волейбол командасы килде. Алар "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында 5 төркемгә бүленеп уйныйлар.
-Барлык командалар да зур әзерлек белән килгән. Әмма беренче уеннар күрсәткәнчә, бәйгенең лидерлары да бар. Бу исемлеккә мәйдан хуҗалары мамадышлыларны, Байлар Сабасы, Буа командаларын кертергә мөмкин. Очрашулар нәтиҗәсендә 1-4нче урыннарны яулаган командалар алдагы турга уза,- дип сөйләде республиканың "Уңыш" җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов.
Финал очрашулары иртәгә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев