Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышка "Бородино“ белән “Григорий Пирогов“ килә

Рим, Неаполь, Венеция булмасак та читтән килгән кунакларга күрсәтер тарихи, истәлекле урыннарыбыз байтак. "Речьфлот", "Белый лебедь" елга круизы компанияләре дә Мамадыш белән кызыксына башлаган. Якын арада Мамадышка ике палубалы "Бородино" һәм "Григорий Пирогов" теплоходларының килүләре көтелә. Ә узган ялларда Нократ яр буенда "Инфофлот" ның "Алдан" теплоходы тукталды. 70 тән артык...

Рим, Неаполь, Венеция булмасак та читтән килгән кунакларга күрсәтер тарихи, истәлекле урыннарыбыз байтак. "Речьфлот", "Белый лебедь" елга круизы компанияләре дә Мамадыш белән кызыксына башлаган. Якын арада Мамадышка ике палубалы "Бородино" һәм "Григорий Пирогов" теплоходларының килүләре көтелә. Ә узган ялларда Нократ яр буенда "Инфофлот" ның "Алдан" теплоходы тукталды. 70 тән артык турист Мамадыш җиренә аяк басты.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан шәһәребезгә, Мәскәү, Санк- Петербург, Түбән Новгород, Кострома һәм башка шәһәрләрдән туристларны Түбән Новгород- Нократ Аланы маршруты буенча алып чыккан, " Алдан" теплоходы тукталды. Барлыгы 73 турист бу көнне Мамадыш җиренә аяк басты.

Кызганычка каршы, кунакларга Мамадыш белән танышу өчен күп вакыт бирелмәгән. Өч төркемгә бүленеп аларны Мамадыш белән таныштырдылар, бер төркем төбәкне өйрәнү музеенда булды. Музейның һәр катында аларны кадетлар каршы алды. Иң ахырдан кунакларның барысы да Изге чишмәдә тукталдылар.

Туризм сезоны кысаларында, 18 нче май көнне, иртәнге сәгать 9 да, Мамадышта "Василий Чапаев" теплоходының тукталуы көтелә. 20 нче июньдә "Григорий Пирогов", 26 нчы июнь көнне "Бородино" теплоходлары туристлары Мамадыш белән таныша алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250