Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш зиратлары кемгә тынгылык бирми?

Заратлар - бакыйлыкка күчкән әби-байларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбыз соңгы сыену урыны тапкан, сәгатебез суккач, үзебез дә барачак җир. Алар да тәртиптә, чиста, территорияләре яхшылап әйләндереп алынган булырга тиеш. Татарстан Аксакаллар шурасы 29нчы ноябрь көнне Мамадышта узачак күчмә утырышында зиратларны тәртипкә китерү, алардагы дин галимнәре каберләрен ачыклау һәм төзекләндерү, борынгы зиратларны эзләп...

Заратлар - бакыйлыкка күчкән әби-байларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбыз соңгы сыену урыны тапкан, сәгатебез суккач, үзебез дә барачак җир. Алар да тәртиптә, чиста, территорияләре яхшылап әйләндереп алынган булырга тиеш.

Татарстан Аксакаллар шурасы 29нчы ноябрь көнне Мамадышта узачак күчмә утырышында зиратларны тәртипкә китерү, алардагы дин галимнәре каберләрен ачыклау һәм төзекләндерү, борынгы зиратларны эзләп табу буенча республика күләмендә конкурс игълан итәргә исәпли. Йомгаклары киләсе елның октябрендә ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Шәһәребездәге һәм авылларыбыздагы зиратларда ел саен өмәләр үткәрелә. Әлеге конкурска старт бирелгәч, аның әҗер-савабы тагын да зурырак булыр. Зиратлар беркемне дә битараф калдырмый торгандыр. Әгәр дә аларның торышы тынгылык бирми икән, бу конкурстан читтә калмыйк. Шартлары турында, Аксакаллар шурасы утырышыннан соң хәбәр итәрбез.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев