Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш журналистлары ышаныч һәм иминлек сагында

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган "Ышаныч һәм иминлек"/"Доверие и безопасность" XIII Республика конкурсына йомгак ясалды. Идарәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе, әлеге конкурсның жюри рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган "Ышаныч һәм иминлек"/"Доверие и безопасность" XIII Республика конкурсына йомгак ясалды.

Идарәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе, әлеге конкурсның жюри рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе Ислам Галләмов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин, республиканың әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре һ.б. рәсми затлар катнашты.

Быел конкурс 6 номинациядә үткәрелде: "Балаларга - имин юллар" "Юлларның көндәлек тормышы", "Юл сагында" , "Социаль реклама", "Юл хәрәкәте кагыйдәләре - тормыш кагыйдәләре, "Иң яхшы район (шәһәр) газетасы".

Римма Ратникова тантана кунакларын сәламләп, "Ышаныч һәм иминлек" конкурсының республикада традиционга әверелүен һәм журналистлар аеруча теләп катнаша торган конкурсларның берсе булуын билгеләп үтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча,"Юл хәрәкәте кагыйдәләре - тормыш кагыйдәләре" номинациясендә Мамадыштан Айгөл Әхмәтшина өченче урынга, "Социаль реклама" номинациясендә Эльмира Миңнекәева икенче урынга лаек дип табылды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов тантанада катнашучыларны сәламләп, минем шундый гыйбарә бар: "Теләсә кайсы журналисттан юл-патруль хезмәте инспекторын ясарга була, әмма юл-патруль хезмәте инспекторыннан журналист ясап булмый, - дип билгеләп үтте.

- Һәр журналист йөзләгән инспекторны алмаштыра. ЮХИДИ идарәсе җитәкчелегендә эшләү дәверендә әлеге гыйбарә һәрчак расланып килә. Сезнең каләмегез үткен, сыйфатлы, профилактик көчкә ия. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез. Сез безнең командада. Без сезнең белән бергә өйрәнәбез. Киләчәктә дә республикабыз халкын дөрес мәгълүматлаштыру юнәлешендә эш дәвам итәр дип уйлыйм. Уңышлар сезгә!" - диде ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт баш инспекторы һәм уртак эшчәнлекнең дәвамлы булачагына өмет баглады.

Җиңүчеләргә һәм лауреатларга диплом һәм гөлләмә белән акчалата бүләк тә тапшырылды. Үз номинацияләрендә җиңүчеләр конкурс сыны белән дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250