Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш журналистлары ярдәмгә Кыш бабайны чакырган

"ТАТМЕДИА" АҖ "Нократ" филиалы игълан иткән бәйгенең җиңүчесе билгеле булды. Бу хакта бераз соңрак, ә әлегә конкурсның эчтәлеге белән таныштырабыз. Мамадыш журналистлары: "2016нчы елның беренче яртыеллыгы өчен районның "Нократ" яки "Вятка" газеталарына 2нче декабрьдән 20нче декабрьгә кадәр вакыт аралыгында языл һәм бүләккә тузансуырткыч от!"- дип игълан салган иде. Әбүнә рәсмиләштерү...

"ТАТМЕДИА" АҖ "Нократ" филиалы игълан иткән бәйгенең җиңүчесе билгеле булды. Бу хакта бераз соңрак, ә әлегә конкурсның эчтәлеге белән таныштырабыз.

Мамадыш журналистлары: "2016нчы елның беренче яртыеллыгы өчен районның "Нократ" яки "Вятка" газеталарына 2нче декабрьдән 20нче декабрьгә кадәр вакыт аралыгында языл һәм бүләккә тузансуырткыч от!"- дип игълан салган иде. Әбүнә рәсмиләштерү хакындагы квитанцияләрне филиалыбызның реклама бүлегендә кабул иттеләр. Барлык квитанцияләр яки аларның күчерелмәләре барабанга җыелып барды. Бүләккә ия булучына ачыкларга Кыш бабай ярдәм итте. Ул тамашачыларны сәламләп, Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрикләгәннән соң, барабанны яхшылап әйләндереп, аннан бер квитанцияне алды. Бүләккә дигән тузансуырткычның хуҗасы- Түбән Кыерлы (Еники Чишмә) авылында яшәүче Светлана Романова.

Аның йортына "Нократ" ярты ел буе районыбыз хәбәрләрен алып килеп торачак, ә күңелгә ятышлы сюрприз - тузансуырткыч хуҗасының күңеленә сары май булып ятар һәм озак еллар хезмәт итәчәк, дип өметләнәбез.

Бүләк аны түземсезлек белән редакциядә көтә. Белешмәләр өчен телефон номеры: 3-30-47.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев