Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш үзәк хастаханәсендә карантин

Табиблар Россиягә грипп бу сезонда гыйнвар уртасында киләчәк дип фаразлаган иде. Республика эпидемиологлары да шуңа әзерләнде. Гриппның штаммнары күптөрле бит - бер елны "кош гриппы", аннары "дуңгыз гриппы" хакимлек итте, быел исә "гонконг" штаммы белән яныйлар. Соңгысын, H3N2 штаммын, йоктырган ватандашларыбыз да. Бәхеткә, районда тыныч вәзгыять, авыручылар саны үзенең пигына...

Табиблар Россиягә грипп бу сезонда гыйнвар уртасында киләчәк дип фаразлаган иде. Республика эпидемиологлары да шуңа әзерләнде. Гриппның штаммнары күптөрле бит - бер елны "кош гриппы", аннары "дуңгыз гриппы" хакимлек итте, быел исә "гонконг" штаммы белән яныйлар. Соңгысын, H3N2 штаммын, йоктырган ватандашларыбыз да. Бәхеткә, районда тыныч вәзгыять, авыручылар саны үзенең пигына җитте дисәләр дә, ГРИПП белән чирләүчеләр бик аз, күбесенчә райондашларыбызны ОРВИ "аяктан ега", дип искәртә табиблар.
- ГРИППның кайсы гына төрен алмыйк-алар барысы да авыр уза. Чирне 2 яшькә кадәрге балалар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр аеруча катлаулы кичерә. Мамадыш районында быел чын ГРИПП белән авыручылар әлегә ачыкланмады диярлек. Күбесенчә көчле тын юллары вируслы инфекцияләре белән мөрәҗәгать итәләр,- ди район үзәк хастаханәсенең табиб эпидимиологы Айрат Галеев.
Гыйнвар аенда 600дән артык кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Шуларның 300дән артыгын балалар тәшкил итә. 19нчы гыйнвардан үтә көчле тын юллары вируслы инфекцияләре (ОРВИ) үсеше белән бәйле рәвештә район үзәк хастаханәсендә чикләү чаралары кертелде. Бу хакта баш табибның махсус карары чыккан. Әлеге чикләү сәламәтлек саклау оешмаларында туганнарның пациентлар янына килүен чикләү яки тыюны, шулай ук массакүләм чаралар оештыруны чикләүне һәм битлек кию режимын кертүне күздә тота. Карантин режимы медицина учреждениесендә якынча ике атнага сузылачак. Ә ОРВИ һәм грипп белән авыру әле тагын 6-8 атна вакыт дәвам итәргә мөмкин.

Айгөл Әхмәтшина

Фото: http://krukovo-vedomosti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев