Мамадыш юлларында узыш оештырырга булганнар
Агымдагы атнаның 19нчы июль көнендә Кызыл Тау авылындагы Шишкин күпере янында юл һәлакәте булган. "Фиат" машинасы алдан баручы "ВАЗ-2109" машинасына бәрелгән. Моңа автомобильләр арасындагы ераклыкны сакламау сәбәпче. Ике тимер атта да Мамадыш кешеләре булуы билгеле. "Фиат" руле артында 1993нче елгы егет булса, "ВАЗ-2109"да өлкән яшьтәге машина йөртүче. Юл һәлакәте сәбәпчесенә1,5...
Агымдагы атнаның 19нчы июль көнендә Кызыл Тау авылындагы Шишкин күпере янында юл һәлакәте булган.
"Фиат" машинасы алдан баручы "ВАЗ-2109" машинасына бәрелгән. Моңа автомобильләр арасындагы ераклыкны сакламау сәбәпче. Ике тимер атта да Мамадыш кешеләре булуы билгеле. "Фиат" руле артында 1993нче елгы егет булса, "ВАЗ-2109"да өлкән яшьтәге машина йөртүче.
Юл һәлакәте сәбәпчесенә1,5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килде. Бәрелгән машинаны төзекләндерү вазыйфасын иминлиятләштерү компаниясе үз өстенә ала. Мамадыш районы ЮХИДИ хезмәткәре Рамил Шиһапов сүзләренә караганда, һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.
Әдел Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев