Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш юлларында көчле бозлавык хасил булды

Республикада көчле бозлавык турында игълан ителгән иде. Ашыгыч хәбәрне республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе таратты. Синоптиклар мәгълүматына караганда, 11 ноябрь көндез, 12 ноябрь төнлә һәм иртән республика территориясендә көчле бозлавык көтелә. Һәм менә синоптикларның фаразлары 100% дөреслеккә туры килде. Бүген иртәнге сәгатьләрдән Мамадышта да яңгыр ява, шуның нәтиҗәсендә...

Республикада көчле бозлавык турында игълан ителгән иде. Ашыгыч хәбәрне республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе таратты. Синоптиклар мәгълүматына караганда, 11 ноябрь көндез, 12 ноябрь төнлә һәм иртән республика территориясендә көчле бозлавык көтелә. Һәм менә синоптикларның фаразлары 100% дөреслеккә туры килде. Бүген иртәнге сәгатьләрдән Мамадышта да яңгыр ява, шуның нәтиҗәсендә төбәгебез юлларында көчле бозлавык хасил булган.
"Автомобиль белән идарә итү авырлашты. Тизлекне 30 км/сәг-тән арттырып та булмый һәм арттырырга да ярамый. Дистанцияне саклап, башка шоферларга карата игътибарлы, ихтирамлы булып кына йөрегез",- ди водительләр.
Көн урталарында ике пассажир автобусы идарәне югалтып, юлга аркылы баскан иде. Социаль челтәрләр М-7 федераль трассасы һәм башкалабыз Казандагы мәшхәрләр турында сөйли. Хәтта асфальт өстендә тимераякта шуучы егет хакында видео да пәйда булды.
Республиканың мәгълүмат чаралары җиткерүенчә, Татарстанда автобус йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга кушмадылар. Бүген бик нык бозлавык хасил булу сәбәпле җәмәгать транспортына ерак юлга чыгуны тыйдылар.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе бүген шторм чыгарга мөмкин, дип кисәтә. Республиканың ЮХИДИ идарәсе дә автомобиль хуҗаларына ерак юлка чыкмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев