Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш юлларында 9 кеше зыян күргән 

Август ае дәвамында Мамадышта ашыгыч ярдәм хезмәтен 887 тапкыр чакыртканнар. Узган атнада 03 телефонына 282 шалтырату килгән. Әлеге күрсәткечләр буенча ял көннәре рекорд куйган, сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч ярдәм машинасы 83 чакыруга чыккан. Хәзерге вакытта ашказаны һәм эчәклек тракты авыртулары белән мөрәҗәгатьләр ешайган. Моңа аңлатма да бар, елның бу...

Август ае дәвамында Мамадышта ашыгыч ярдәм хезмәтен 887 тапкыр чакыртканнар. Узган атнада 03 телефонына 282 шалтырату килгән. Әлеге күрсәткечләр буенча ял көннәре рекорд куйган, сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч ярдәм машинасы 83 чакыруга чыккан.

Хәзерге вакытта ашказаны һәм эчәклек тракты авыртулары белән мөрәҗәгатьләр ешайган. Моңа аңлатма да бар, елның бу фасылында кешеләр яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән туклана башлый. Составы ягыннан аерылып торган ризык организмда үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, соңгы арада медиклар юл һәлакәте булган урыннарга еш чыга башлаган. Мисал өчен, кичә генә дә шәһәрнең үзәк мәчете янында юл фаҗигасе булган. 11:45 сәгатьтә Азино урамыннан хәрәкәт итүче "ВАЗ-2109" машинасы Совет урамына борылган вакытта "Renault Duster" автомобиленә бәрелгән. "ВАЗ-2109" руле артында 1982нче елгы мамадышлы хатын-кыз булса, "Renault Duster"да якынча 50 яшьтәге ир-ат икәнлеге билгеле. Фаҗига факты буенча төзелгән беркетмә нәтиҗәсендә гаепле 1500 сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булган.

Чыннан да, районда моның ише юл һәлакәтләре күп очрый башлады. Август аенда гына да шундый очракка юлыгып, 9 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: http://petrogazeta.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев