Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш юллары 4 кешенең гомерен өзгән 

Мамадышта июль ае дәвамында ашыгыч ярдәм машинасын 800 тапкыр чакыртканнар.Алар арасында кан басымы күтәрелү, төрле авырлыктагы җәрәхәтләр һәм йөрәк авыртулары белән мөрәҗәгатьләр өстенлек итә. Ашыгыч ярдәм хезмәтенең өлкән фельдшеры Сергей Митрофанов сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләре көненә якынча 40 чакыруга бара. Агымдагы елның 7 ае эчендә 03 телефонына 7 500 шалтырату...

Мамадышта июль ае дәвамында ашыгыч ярдәм машинасын 800 тапкыр чакыртканнар.Алар арасында кан басымы күтәрелү, төрле авырлыктагы җәрәхәтләр һәм йөрәк авыртулары белән мөрәҗәгатьләр өстенлек итә.

Ашыгыч ярдәм хезмәтенең өлкән фельдшеры Сергей Митрофанов сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләре көненә якынча 40 чакыруга бара. Агымдагы елның 7 ае эчендә 03 телефонына 7 500 шалтырату килгән. Шуларның берничәсе юл һәлакәтләре буенча. Июльдә генә дә юл фаҗигасы сәбәпле, 5 чакыру теркәлгән. Аларның өчесендә кеше гомере өзелгән. Гыйнвардан алып, бүгенге көнгәчә Мамадыш юлларында 4 кеше вафат булган.

-Һәр елны да июль ае юл һәлакәтләре буенча рекорд куя. Моның ни өчен икәнен үзебез дә аңлап бетерә алмыйбыз. Елның беренче яртысында фаҗигагә очрап, бер кеше һәлак булса, хәзер исә алар дүрт, - диде Сергей Митрофанов.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев