Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш юхидилеләренә реактив двигатель тизлеге белән хәрәкәт итүче машинаны тоткарларга туры килгән

Елга буенда, спиртлы эчемлекләр компаниясендә, ял итәләр дә рульгә утыралар. Соңгы арада исерек машина йөртүчеләрне нәкъ менә пляж зоналарында тоткарларга туры килә. Шундый эпизодларның берничәсе узган ялларда теркәлә. 1978нче елгы казанлының Соколкада, Чулман елгасындагы ялына ЮХИДИ инспекторлары нокта куя. Юллар хроникасы 6нчы августта, көннең икенче яртысында, Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсе...

Елга буенда, спиртлы эчемлекләр компаниясендә, ял итәләр дә рульгә утыралар. Соңгы арада исерек машина йөртүчеләрне нәкъ менә пляж зоналарында тоткарларга туры килә. Шундый эпизодларның берничәсе узган ялларда теркәлә. 1978нче елгы казанлының Соколкада, Чулман елгасындагы ялына ЮХИДИ инспекторлары нокта куя.

Юллар хроникасы

6нчы августта, көннең икенче яртысында, Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсе инспекторлары Соколка торак пунктында кизү торалар. Очраклы рәвештә алар, Кама елгасы буеннан күтәрелеп килүче "ВАЗ-212140" машинасына туктарга әмер бирәләр. Нива машинасе руле артында спиртлы эчемлекләр кулланган 1978нче елгы казанлы булуы ачыклана. Прибор да аның аек булмавын раслый, ә водитель гаебен таный.

Шул ук көнне, 15.00 сәгатьтә, "Кама" сәламәтләндерү лагере турысында, юл сагындагыларның "ВАЗ-2120" маркалы машинага күзләре төшә. Рульдә бу юлы, 1980нче елгы Юкәче авылы кешесе була. Алкотестор аның да аек булмавын раслый. Юкәчеленең инде моңа кадәр дә бер машина йөртү таныклыгыннан колак какканы булган,гыйбрәт ала белмәгәч, хәзер аңа кабат җәмәгать транспортына күчәргә туры киләчәк.

Тагын бер Юкәче кешесен, Мамадыш-Кукмара автоюлыннан шәһәргә керү юлында туктаталар. Юл сагындагыларның игътибарын җимерек LADA Granta машинасы җәлеп итә. Бактың исә, моннан берничә көн элек, исерек хәлдә рульгә утырып ул аның белән әйләнгән булган, гаеп үзендә булгач, ЮХИДИгә хәбәр итмәүне хуп күргән. Бу юлы да, 1955нче елгы Юкәче кешесе, көпә- көндез, лыкма исерек хәлдә тоткарлана.

"Форсаж"ял итә

7 нче август кичендә инспекторларга тагын да ваемсызрак машина йөртүче белән танышырга туры килә.Тимер ат хуҗасы, Ленин урамындагы сәүдә үзәге каршында туктарга, дигән әмерне санга сукмый. Һәм ЮХИДИ экипажыннан качып котылырга уйлап, югары тизлек белән Шанхайга таба хәрәкәт итә, каршы як полосага чыгып, өстән төшүче ундүртле машинасына да зыян сала, әмма туктамый. Алай да юл сагындагылар аны Сәйдәшев урамында куып тоталар. Рульдә Яр Чаллы шәһәрендә туып- үскән, бүгенге көндә Мамадышта яшәүче, 1978нче елгы ир-ат һәм янә ике хатын- кыз пассажир була. Өчесенең дә аңнарын аракы сөреме каплаган. "Мода кадәр дә рульдә исерек хәлдә йөрдем, йөрәячәкмен дә. Гел сездән качып котыла идем",- лаф орган водительгә хәзер айнырга һәм закон алдында җавап тотарга туры киләчәк.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев