Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш ярминкәсендә күпләп чыршы,нарат агачлары белән сату итәчәкләр

Бу атнаның шимбәсендә - 17нче декабрь көнне мамадышлыларны чираттагы ярминкә көтә. Аны Тәкәнеш икътисадый зонасы үткәрәчәк. Яңа ел бәйрәмнәре алды ярминкәсе булганлыктан, ассортиментның бай булуы көтелә.Биредә азык-төлек кенә түгел, сатуга Кама урман хуҗалыгының чыршылары да чыгарылачак. Хуҗалык директоры Рамил Мәхмүтов сүзләренчә, сатуга 20 төп нарат, 30 лап чыршы чыгарачаклар.Чыршының бер...

Бу атнаның шимбәсендә - 17нче декабрь көнне мамадышлыларны чираттагы ярминкә көтә. Аны Тәкәнеш икътисадый зонасы үткәрәчәк. Яңа ел бәйрәмнәре алды ярминкәсе булганлыктан, ассортиментның бай булуы көтелә.Биредә азык-төлек кенә түгел, сатуга Кама урман хуҗалыгының чыршылары да чыгарылачак.

Хуҗалык директоры Рамил Мәхмүтов сүзләренчә, сатуга 20 төп нарат, 30 лап чыршы чыгарачаклар.Чыршының бер метры 200 сумнан сатылачак, ди ул. Ярминкә иртәнге 7дә башлана. Рәхим итегез!

Урман инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә рөхсәтсез чыршы һәм нарат агачларын кисүчеләрне эзәрлекләвен онытмагыз. Таләпләрне үтәмәүчеләргә штраф күләме дә аз түгел. Штраф түләп меңәр сум акчагызны җилгә очырганчы, ярминкәгә килеп 200 сумга күңелегезгә ятышны чыршыны сайлап алуыгыз отышлырак.

Фото: http://www.lotosgtrk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев