Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш – яхшы, Теләчегә чират җитмәгән

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Васил Кәбиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов һәм район белгечләре составындагы мәртәбәле комиссия хуҗалыкларыбыздагы техникаларның, амбар хуҗалыгының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп чыкты. "Мамадыш районының әзерлеге әйбәт. Орлыклар әзерләнгән. Минераль ашламаларны да былтыргыдан күбрәк туплаганыгыз. Бигрәк тә "АПК...

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Васил Кәбиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов һәм район белгечләре составындагы мәртәбәле комиссия хуҗалыкларыбыздагы техникаларның, амбар хуҗалыгының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп чыкты.

"Мамадыш районының әзерлеге әйбәт. Орлыклар әзерләнгән. Минераль ашламаларны да былтыргыдан күбрәк туплаганыгыз. Бигрәк тә "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте ошады",-диде Васил әфәнде. Комиссия "Семиозерка", "Азык-төлек корпорациясе", "Старый мельник", "АПК "Нократ", "АПК "Тәкәнеш" җәмгыятьләрендә, Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгында да булды. Комиссия былтыр районның иң яхшы дип тапкан хуҗалыгына техника алырга субсидия биргән булган. Ул был да каралган. "7нче апрель көнне Теләче районының әзерлеген караячакбыз",-диде Васил Кәбиров.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев