Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш “Яңарыш“ка  өлеш кертә

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча "Яңарыш"-"Возрождение" фондының административ Советы рәисе Юрий Камалтынов 24нче августа район активы белән очрашты. Татарстанда киң колач белән барган Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзелешләре проектлары белән якыннан таныштырды ул. Бу хакта Указга узган елның...

https://pp.vk.me/c630029/v630029038/458fa/VRLDH3edELQ.jpg

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча "Яңарыш"-"Возрождение" фондының административ Советы рәисе Юрий Камалтынов 24нче августа район активы белән очрашты.

Татарстанда киң колач белән барган Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзелешләре проектлары белән якыннан таныштырды ул. Бу хакта Указга узган елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган иде. 21 майда, Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көндә Болгарда академия төзеләчәк урында нигез ташы салынды. Аны 2017 елның 1 сентябренә ачу планлаштырыла. 21 июльдә Казан Изге Ана иконасы соборының беренче нигез ташын куелды. Ул Казан Богородица монастыре территориясендә төзеләчәк.

- Халык ярдәме белән тарихи объектларны торгызуда бай тәжрибәбез бар, -диде Юрий Камалтынов. - Кол Шәриф мәчетен төзегәндә дә, Благовещение соборын төзекләндергәндә дә махсус фондлар оештырылды. 2010нчы елны тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу максатыннан, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән "Яңарыш" фонды булдырылган иде. Халык ярдәме белән Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утраучыгы бер үк вакытта сафка бастырылды. Казан Кремле һәм Болгар шәһәрчеге ЮНЕСКО исемлегенә кертелү дә - безнең өчен зур горурлык. Бүген Казан Изге Ана иконасы соборының да, Ислам академиясенең дә проект - смета документлары әзер. Аларны булдыру - республика өчен зур вакыйга. Әлеге изге эштә, билгеле, дәүләт тә катнашачак, әмма халык ярдәменнән башка аны башкарып чыгып булмый, мамадышлылар да читтә калмас дип ышанам.

Очрашуда дин әһелләре, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты, алар әлеге ике зур проектка ярдәм итәчәкләре турында белдерделәр.

- Безнең Мамадыш җирендә төрле милләт вәкилләре дус, тату гомер кичерә, - диде үз чыгышында район башлыгы Анатолий Иванов. - Әлеге проектларга 650 мең сум акча күчердек, эшне алга таба да дәвам итәрбез, дип ышанам. Бу гамәлләребез безнең өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә кирәк.

Әйе, җәмгыятьне рухи торгызу вакыты җитте. Без моны сүздә генә түгел, ә эш белән күрсәтәбез. Татарстанда тарихи һәйкәлләрне торгызу проекты бөтен халыкныкына әйләнде. Чын күңелдән һәм күңел өчен эшләнгән эш һәрвакыт хуплау таба.

Фото со страницы: http://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев