Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш укучыларына хокуклары һәм бурычлары хакында сөйләделәр

"Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне " уңаеннан 3нче санлы мәктәптә түгәрәк өстәл узды. Күпсанлы кунаклар залдагыларның төрле өлкәләргә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр. 20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көнендә Россия Федерациясендә Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелде. Бу көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә бала хокукына бәйле мәсьәләләр, опека һәм балалар...

"Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне " уңаеннан 3нче санлы мәктәптә түгәрәк өстәл узды. Күпсанлы кунаклар залдагыларның төрле өлкәләргә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.
20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көнендә Россия Федерациясендә Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелде.
Бу көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә бала хокукына бәйле мәсьәләләр, опека һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик аспектлары буенча лекция һәм семинарлар, шулай ук ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шундый балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар узды.
Шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендә оештырылган "түгәрәк өстәл"дә дә төрле проблемалар күтәрелде. Әлеге чараның төп кунаклары - район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов, прокурор ярдәмчесе Ирина Госамова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова, адвокат, җәзаларны үтәтү хезмәте, суд приставлары, үзәк хастаханә вәкилләре иде. Ә ачык дәрестә катнашучылар- белем бирү учреждениясенең урта һәм өлкән сыйныф укучылары. Алар бу сөйләшүгә ныклап әзерләнгәннәр. Чара җанлы әңгәмә рәвешендә бер сулышта үтте.
-Мондый очрашуларның файдасы бик зур дип исәплим. Ул елга бер генә үткәрелмәсен иде. Даими рәвештә шушы составта очрашсак, күбрәк темаларны ачарга, күпләрне борчыган сорауларга җаваплар алырга мөмкин,- диде 3нче санлы мәктәп укучысы Артур Корчагин.
Укучылар кунакларга сорауларны бер-бер артлы яудырып кына тордылар. Алар арасында: "мәктәп җитәкчелеге сүзен тыңламаган укучыларны нәрсә көтә?", "педагоглар укучыларның шәхси мәгълүматлары белән кызыксына, аларны башкаларга сөйли аламы?", "алимент түләүдән качып йөрүчеләрне нинди җәза көтә?", "спиртлы эчемлек кулланучы, тәмәке тартучы үсмерләргә карата нинди чаралар күреләчәк?", "укучылар нинди социаль ярдәмнәргә өмет итә ала?" кебек сораулар бар иде. Һәр мөрәҗәгать тулы җаваплар алды.
-Безне укучыларның активлыгы бик сөендерде. Бик күп темаларга сораулар бирелә. Димәк, алар битараф түгел. Киләчәктә дә бу төр аралашу, очрашулар дәвам итәр дип уйлыйбыз,- диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов.
1959 елның 20 ноябрендә Берләшкән Милләтләр оешмасы балалар хокукы Декларациясе кабул иткәч бу көн Бөтендөнья балалар көне дип игълан ителгән. Ә 1989 елның нәкъ шул көнендә балалар хокуклары турында Конвенция кабул ителгән. Шуның өчен 20 ноябрь Бөтенроссия балаларга бушлай юридик ярдәм көне буларак билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев