Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш укучылары нәрсә ашый

Россельхознадзорның республикадагы идәрәсе фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлыкның һәм чәчүлек материалның сыйфатына контрольлек итү бүлеге дәүләт инспекторлары Югары Сон мәктәбен тикшергәннәр. Мәктәп ашханәсендәге чистартылган борчак һәм карабодай ярмасының тәңгәллек декларацияләре булмавы, куллану сроклары чыгуы ачыкланган. "Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында"гы 29-ФЗ санлы Федераль закон буенча, мондый азык-төлек куркыныч дип таныла, утильләштерелә...

Россельхознадзорның республикадагы идәрәсе фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлыкның һәм чәчүлек материалның сыйфатына контрольлек итү бүлеге дәүләт инспекторлары Югары Сон мәктәбен тикшергәннәр.

Мәктәп ашханәсендәге чистартылган борчак һәм карабодай ярмасының тәңгәллек декларацияләре булмавы, куллану сроклары чыгуы ачыкланган.

"Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында"гы 29-ФЗ санлы Федераль закон буенча, мондый азык-төлек куркыныч дип таныла, утильләштерелә яки юк ителә. Мәктәп директорына, КоАП РФның 7.18нче мәддәсе бозылуы турында административ беркетмә төзелгән, ачылган җитешсезлекләрне бетерү кирәклеге турында предписание бирелгән.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев