Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш укучылары инвалидларга оекбаш бәйләгән

Район балалар һәм яшүсмерләр йорты, һәр елдагыча, "Дуслар янәшәсендә" проекты кысаларында инвалидлар декадасына багышланган чараларын башлап җибәрде. Дүшәмбе район планеркасына килгән җитәкчеләр мәктәп укучыларының кул эшләре күргәзмәсеннән шактый әйберләрне сатып алдылар. Акча, өйләрендә белем алучы инвалид укучыларны өченче санлы мәктәпкә җыеп, социаль адаптацияләү буенча очрашу үткәрүгә тотылачак. - Мөмкинлекләре чикләнгән...

Район балалар һәм яшүсмерләр йорты, һәр елдагыча, "Дуслар янәшәсендә" проекты кысаларында инвалидлар декадасына багышланган чараларын башлап җибәрде.

Дүшәмбе район планеркасына килгән җитәкчеләр мәктәп укучыларының кул эшләре күргәзмәсеннән шактый әйберләрне сатып алдылар. Акча, өйләрендә белем алучы инвалид укучыларны өченче санлы мәктәпкә җыеп, социаль адаптацияләү буенча очрашу үткәрүгә тотылачак.
- Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында "Дөнья балалар күзе белән" дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесе дә игълан иткән идек. Аңа 64 эш килде. Җиңүчеләрне котлап, концерт, спорт уеннары белән очрашу уздырырга планлаштырабыз. Өстәмә белем бирү педагоглары, волонтерлар белән бергәләп, "Бергәләшеп атлау күңелле" акциясе кысаларында, "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр приютына, коррекцияләү торак-мәктәбенә иҗади десант төшереп, техник иҗат һәм гамәли - сынлы сәнгать буенча мастер-класслар да үткәрәчәк. 6нчы декабрьдә район мәдәният йортында узачак марафонда физик мөмкинлекләре чикләнгән Данил Клюшкин (Соколка) һәм Адел Арслановларның (Мамадыш) эшләрен аукционда сатачакбыз.

Фойеда укучыларның кул эшләре күргәзмәсен янәдән оештырабыз, бу әйберләрне сатып алучылар әлеге игелекле эшләргә үз өлешләрен кертә ала, акциядән берәү дә читтә калмас, дип уйлыйбыз, - ди педагог-оештыручы Айгөл Харисова.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев