Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“Мамадыш ТВ“ автомобильчеләрне бәйрәм белән тәбрикләргә әзерләнә

"Мамадыш ТВ"ның иҗат төркеме автомобильчеләр көне алдыннан район территориясендә һәм шулай ук башка шәһәрләргә дә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче "Транспорт" җәмгыятендә булып кайтты. Башка транспорттан аермалы буларак, автобус хәрәкәте бер маршрут буенча үтеп, төгәл графикка буйсына. Автобус йөртүче салонда утырган пассажирларның, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләрнең иминлеген куркыныч...

"Мамадыш ТВ"ның иҗат төркеме автомобильчеләр көне алдыннан район территориясендә һәм шулай ук башка шәһәрләргә дә пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче "Транспорт" җәмгыятендә булып кайтты.
Башка транспорттан аермалы буларак, автобус хәрәкәте бер маршрут буенча үтеп, төгәл графикка буйсына. Автобус йөртүче салонда утырган пассажирларның, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләрнең иминлеген куркыныч астына куймаска тиеш.
Шофер һөнәре- бүген иң кирәкле вазыйфаларның берсе. Әлеге һөнәргә таләп булмаган бер генә өлкә дә юк,- дип әйтсәк, ялгышмабыздыр. Юллар салынсынмы яки торак төзелсенме, яисә безнең шәһәр-авылларыбыз төзекләндерелсенме- барлык участокларда да хезмәт уңышы беренче чиратта транспорт белән идарә итүчеләргә бәйле.
Язманы бүген безнең каналда 17:30 сәгатьтә "Хәбәрләр" тапшыруында карагыз.
P.S.: барлык шоферларны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сәламәтлек, авыр һәм кирәкле эшегездә уңышлар, имин юллар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев