Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш тренеры республикада иң яхшылар исемлегендә

Бүген, 19 гыйнварда, Татарстанның көрәш федерациясе узган елга йомгак ясау, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләү максатыннан Президиум утырышын уздырды. Бу турыда tatar-inform мәгълүмат агентлыгы яза. Чараны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, федерация президенты Марат Әхмәтов алып барган. Ел нәтиҗәләре буенча 2016 елның иң яхшы көрәшчеләре дип Ренас Кәлимуллин (Түбән Кама), Илдар...

Бүген, 19 гыйнварда, Татарстанның көрәш федерациясе узган елга йомгак ясау, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләү максатыннан Президиум утырышын уздырды. Бу турыда tatar-inform мәгълүмат агентлыгы яза. Чараны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, федерация президенты Марат Әхмәтов алып барган.
Ел нәтиҗәләре буенча 2016 елның иң яхшы көрәшчеләре дип Ренас Кәлимуллин (Түбән Кама), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Азат Нурмөхәммәтов (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) һәм Рамил Синәкәев (Әлмәт) танылды.
Елның «Иң яхшы яшьләр тренеры» исеменә Рафаэль Хәмидуллин (Мамадыш), Илнар Гәрәев (Түбән Кама) һәм Рузил Ганиев (Әлмәт) лаек булды.
Ир-егетләрне көрәш серләренә өйрәтүче «Иң яхшы тренер» булып Вакыйф Дәүләтшин (Казан), Җәүдәт Хөсәенов (Казан) һәм Рәкыйп Фәйзуллин (Чаллы) танылды.
Ә барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары беренче өчлеккә күтәрелде.
Җиңүчеләрне 10-11 февральдә Зәйдә «Ватаным Татарстан» газетасының каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылачак көрәш турнирында бүләкләячәкләр,- дип хәбәр итә tatar-inform мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев