Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш тарихы яңа битләрен ача

Югары Сон авылының борынгы һәм яңа тарихы турында китаплар дөнья күрде. Аларның авторлары - Рәмзил Гыйлемханов белән Нурулла Гариф. Нурулла Гариф - күренекле тарихчы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы әдәби әсәрләр һәм гыйльми хезмәтләр авторы. Рәис Шаһи белән берлектә Югары Кыерлы авылы тарихына багышлап дүрт китап әзерләп чыгарганннар иде инде....

Югары Сон авылының борынгы һәм яңа тарихы турында китаплар дөнья күрде. Аларның авторлары - Рәмзил Гыйлемханов белән Нурулла Гариф.


Нурулла Гариф - күренекле тарихчы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы әдәби әсәрләр һәм гыйльми хезмәтләр авторы. Рәис Шаһи белән берлектә Югары Кыерлы авылы тарихына багышлап дүрт китап әзерләп чыгарганннар иде инде. Аның әнисе ягыннан нәсел тамырлары шушы авылга тоташа. Ә Рәмзил Гыйлемхановның әнисе Шәмсеруй Югары Сонда туган. "Минем бөтен балачагым шушы авыл белән бәйләнгән. Без, энем Рафаэль белән Мәхмүтгәрәй бабай, Кәшифә әбиләрдә кунакта еш була идек. Һәр елга, үзәнлекләр, биек таулар, төштәге кебек истә калган",-дип яза ул "Югары Сон авылының борынгы тарихы" исемле беренче китапка кереш сүзендә.

Районыбыз тарихы турында шактый гына хәбәрдар булгач, хәзер Югары Сон гына дип аталса да, Октябрь революциясенә кадәрге документлар буенча, аның Төркәш һәм Югары Сон дигән ике авылдан торганын белә идем инде. Авылның борынгы тарихы турындагы китапта аларның килеп чыгышы турында шактый тулы мәгълүматлар бирелгән. Хәзер инде аларны яңадан ике авылга бүлеп йөри башлау кирәк тә түгел. Әмма бүгенге һәм киләчәк буыннар бу турыда хәбәрдар булырга тиеш. 1600нче еллардан башлап бирелгән архив материаллары әйләнә тирәсендәге авыллар тарихына да күз салып алырга ярдәм итә. Тарихи документлар һәм фоторәсемнәр, истәлекләр безне авылдагы күмәкләшү, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллар белән дә таныштыра. Әлеге беренче китап Югары Сонда туып-үскән, озак еллар Мамадышта һәм туган төбәгендә җаваплы вазыйфалар башкарган, соңгы вакытларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Наил Солтан улы Мәхмүтовның матди ярдәме белән бастырылган.


"Югары Сон авылының яңа тарихы" дип аталучы икенче китапта "Спартак" күмәк хуҗалыгы Мамадыш районында һәм Татарстанда лидерлар рәтендә барган алтмышынчы еллар ахыры-туксанынчы еллар башы тасвирлана. Хуҗалыкның ул вакыттагы рәисе Ирек Гыйләҗетдинов, партком секретаре Рәфгать Хаев, белгечләре, алдынгылары - җыентыкның төп каһарманнары. Дистәләгән механизаторлар белән терлекчеләрнең исемнәре мәңгеләштерелгән анда. Бүген инде кайберләре бу фани дөньяда юктыр да. Ә алар турындагы истәлек-язмалар киләсе буыннарга да барып җитәчәк. Җыентыкта газетабызның Дмитрий Крещенов исемендәге премиясе лауреаты Рәисә Муллахмәтованың язмалары да урын алган.
Икенче китапны бастыруда матди ярдәм күрсәтүче - тугыз ел Югары Сон мәктәбе директоры, егерме ел "Спартак" күмәк хуҗалыгының партком секретаре булып эшләгән, "Почет билгесе" ордены, В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнгән, пенсиягә чыккач бөтен республикага кроссвордлар төзү остасы булып танылган Рәфгать ага Хаев һәм аның нәсел дәвамчылары.

Гүзәлия Заһитова (Низамова), Мамадыш шәһәре:
-Миңа бу китапны: "Беренче укытучыма истәлек өчен", - дип, Илдар Хаев бүләк итеп калдырган. Искиткеч! Авыл тарихы, кешеләр язмышы! 7 нче ноябрь көнне Интернеттан (дөресрәге Ш. Марсель битеннән) үземнең биткә аттырдым һәм бу китапны каян табып була икән, дигән уй башымнан китмәде... Могҗиза!... Икенче көнне (8 нче ноябрьдә) Рәфгать абый Хаевич: "Менә, сезгә Ильдар калдырып китте", - дип, шушы китапны бирде. Язылу тарихы белән таныштырды. Китапны кулыма алганнан бирле ничә кат укып чыкканымдыр, билгесез! Авылыбызның зур хөрмәткә, ихтирамга лаек булган күренекле шәхесләре, авырлыкларны үз җилкәләрендә өстерәгән авыл аксакаллары, әбиләрнең үз башларыннан үткәннәрне язып алып, безнең һәм киләчәк буынга мирас итеп калдырганнары өчен, Рәфгать Хаевич һәм Венера Ниязовналарның гаиләсенә, балаларына, энесе Рамзил абыйга һәм Нурулла Гарифка мин чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев