Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш табибын күзләреннән таныйлар

Балачагы ямьле Шыя буенда узган. Яз көннәрендә ургылып Шыя ага. "Нигә ярсыйсың, җаным, ике-өч көннән барыбер тынычланасың бит", - дип, су буенда утырырга яраткан Владимир. Ә Шыя аңа игътибар да итми. Ярсып-ташып ага да, ага. Ул аңа үзенең эч серләрен сөйли. "Урта белем алуга, Алабуга медицина училищесына укырга керәм, апам...

Балачагы ямьле Шыя буенда узган. Яз көннәрендә ургылып Шыя ага. "Нигә ярсыйсың, җаным, ике-өч көннән барыбер тынычланасың бит", - дип, су буенда утырырга яраткан Владимир.

Ә Шыя аңа игътибар да итми. Ярсып-ташып ага да, ага. Ул аңа үзенең эч серләрен сөйли. "Урта белем алуга, Алабуга медицина училищесына укырга керәм, апам Лена кебек, кешеләрне дәвалаячакмын",-дип хыяллана. Армия сафларына китә. Аннан чыныгып, матур, җитлеккән егет булып кайтып төшә. Алабуга медицина училищесын яхшы билгеләргә тәмамлагач, юлламаны Казан дәүләт медицина институтына бирәләр. Үз алдына олы максат куеп, имтиханнарны яхшы тапшырып, студент була. Районыбызга табиб-терапевт булып эшкә кайта.

"Йөрәк белән шаярмыйлар!"
Яшем барган саен чирләр дә китеп тормый. Йөрәкнең рәте гел юк. Ашап та, эчеп тә булмый. Хәлем авырлашканнан-авырлаша. "Поликлиникага барырга, регистратурада чират торырга, аннан талон алырга, табиб кабинеты төбендә утырырга, анализлар артыннан йөрергә..." - дигән уйлардан башка утлар каба. Участок табибыбыз Шәүкәт САТТАРОВ, анализлар биреп тикшерелгәннән соң, мине терапия бүлегенә җибәрде. Анда табиб Владимир Саппар улы ШАНГАРАЕВ анализлар нәтиҗәләрен карап, кырт кисте: "Йөрәк белән шаярмыйлар - ятарга"! 10 көн хастаханәдә дәваландым. Табиб кулларыннан килгәннең барысын да эшләде. Рәхмәт инде аңа, иске чирләремне дә игътибарсыз калдырмады.
Бүлмәдәшемә: "Бронхит. Ә аллергияң элек эчкән антибиотиктан булырга тиеш",- диде. Башка төрле антибиотик, тагын бер дару язды. Анализлар тапшырырга кушты. Тапшырды, даруларны эчте, кабат тикшеренде. Сулышын тыңлап карагач, барысы да,-анализларның да әйбәт булуын әйтте. "Вакыт юкка сылтап, үз белдегегез белән дәваланып, чирегезне аздырып йөрисез, күрәзәчеләргә йөрүне хәерлерәк күрәсез", - дип, шелтәләп тә алды. Ул авыруларның барысын да игътибар белән кабул итә, ачык, елмаюлы йөзе, ике бит уртасы янып тора, шаяртулы сүзләре белән авыруларның күңелен тынычландыра белә, төпле сораулар бирә һәм санаулы минутлар эчендә диагноз куя, дәвалау курсы билгели. Авырулар белән күптәнге якын кешесе кебек эчкерсез сөйләшүе аеруча күңелле. Һәр яңалыкны отып ала, белемен тирәнәйтү өстендә даими эшли, бай тәҗрибәсен теләп уртаклаша. Гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, итагатьле, намуслы кеше. Ул табибларның серле дөньясына башы-аягы белән чумган, аны изге эше, дип саный, шуның белән шөгыльләнүенә чиксез горурлана. Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Табиб хезмәте-катлаулы һәм үз чиратында мактауга лаек эш. Владимир Саппар улының хезмәтләре игътибарсыз калмады. Ул-Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталарына ия булган табиб. Район үзәк хастаханәсенең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Еш кына үзенең дәртле мари биюләре белән мәдәни чараларны бизи. Менә дигән гаилә башлыгы да әле ул. Хатыны Дина да-шәфкать туташы. Ике бала үстерделәр. Кызлары Маргарита Казанда КФУда укый. Уллары Олег шәһәребезнең икенче санлы лицеенда белем ала. Кош-корт асрап, гөрләтеп яшиләр. Ходай безне әлеге игелекле затлардан аермасын, алар кебек үк, дип әйтмим, аларга охшаган кешеләрне бездән кызганмасын иде.

Шәфкатьле туташлар
Терапия бүлегендә мөдирләре кебек үк тырыш, ягымлы шәфкать туташлары эшли. Венера СИТДЫЙКОВАны (элекке өлкән шәфкать туташы), хәзерге өлкән шәфкать туташы Валентина ГАРИФУЛЛИНАны халык мактап туя алмый. Зөлфия Фатыйхова, Гөлия ВӘЛИЕВА, Әлфинә ЗИННӘТОВА, Фируза ЯРУЛЛИНА, Лифария МӨБАРӘКШИНА-үз эшләренең осталары. Аларның кулыннан сихәтләнүчеләр: "Уколларны авырттырмыйча салалар, шундый ипле эшлиләр", - диләр. "Ягымлы, йомшак сүзле шәфкать туташларын күрүгә үк сызлаулар басыла, Ходай аларга озын гомер, тигез тормыш бирсен иде!" - дип телиләр.

Асыл зат
Элекке терапия бүлеге мөдире Шәүкәт Рәүф улы САТТАРОВ яшь белгечне күп нәрсәләргә өйрәтә. Хастаханәдә ятканда аның янында да булдым. Ишектән керүгә үк: "Керегез, Мөсфирә апа", - дип каршылады. Ул шулкадәр ачык йөзле, кояштай елмаеп тора, балаларга дәшкән кебек ягымлы итеп сөйләшә. Мондый табибны күреп күңел сөенә, чирләр җиңеләя. Гиппократ антына тугры калган, авыруларга ягымлы, шәфкатьле. Мең рәхмәт, сина, Шәүкәт Рәүфович, алтын кулларың өчен. Йомшак сүзең йөрәккә үзе дәва. Нинди ана үстерде икән бу асыл улны.

Барысы да-үзебезнекеләр
Стена буйлап тезеп куелган матур урындыклар, гөлләр, пөхтәлек бөркелеп торган, чиста итеп җыештырылган коридорлар, урын-җирләре сөт кебек ап-ак (ничекләр юып агарталардыр, гел алыштырып торалар, ничекләр җиткерәләр), гыйбадәтханә бүлмәләре, мөлаем йөзле табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар күңелгә бик якын. Анда үз районыбызның игелекле егет-кызлары хезмәт куйганга сөенеп туя алмыйм.

Шәһәрдәшебез МӨСФИРӘ ШӘЙХИЕВА сөйләгәннәрне ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев