Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш скверында төзү эшләре бара

Мамадыш шәһәренең Чапаев урамында яңа скверны төзү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта биредә скверны әйләнеп узачак машиналар өчен 1 км 100 метрга сузылган юл салу белән шөгыльләнәләр, кешеләр өчен ял итү урынына вак таш җәяләр. Бүген төзелеш барышы белән Мамадыш районының башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та танышкан. Планёрка барышында...

Мамадыш шәһәренең Чапаев урамында яңа скверны төзү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта биредә скверны әйләнеп узачак машиналар өчен 1 км 100 метрга сузылган юл салу белән шөгыльләнәләр, кешеләр өчен ял итү урынына вак таш җәяләр.


Бүген төзелеш барышы белән Мамадыш районының башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та танышкан. Планёрка барышында скверга илтүче баскычны төзү темасы да күтәрелгән.
-Төзелеш эшләрен алып барганда, әлеге участокның баткаклы территориядә урнашканын да күз уңында тотабыз. Шул максаттан, иртәгә су агыза торба урнаштырачакбыз, - дип безнең белән уртаклашты Мамадыш шәһәре "Мелиорация"сенең баш инженеры Фәрит Гәлиев.
Скверны төзү эшләре 30 нчы августка кадәр тәмамланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев