Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш шаяннары сезонны җиңүдән башлады

28нче октябрь көнне Казан шәһәрендәге "Ак барс" яшьләр үзәгендә Татар лигасында чыгыш ясаучы шаяннар һәм тапкырлар клублары фестивале узды. Әлеге кичә тамашачы тулы зал, уен-көлке һәм күтәренке кәеф бүләк иткән номерлар белән истә кала. Быел КВНның Татар лигасы географиясен тагын да киңәйтте: Татарстанның күп кенә районнары, Башкортостан, Мәскәү, Новосибирск, хәтта...

28нче октябрь көнне Казан шәһәрендәге "Ак барс" яшьләр үзәгендә Татар лигасында чыгыш ясаучы шаяннар һәм тапкырлар клублары фестивале узды. Әлеге кичә тамашачы тулы зал, уен-көлке һәм күтәренке кәеф бүләк иткән номерлар белән истә кала.
Быел КВНның Татар лигасы географиясен тагын да киңәйтте: Татарстанның күп кенә районнары, Башкортостан, Мәскәү, Новосибирск, хәтта Казахстаннан да командалар бар иде.
Уен өч блоктан гыйбарәт иде. Чыгышларны мәртәбәле жюри бәяләде.
Нәтиҗәдә, Мамадыш районының үз тамашачысын табарга өлгергән "Бишбармак" командасы 1нче урынны яулады. Гран-при - "КазИИТУЖиелма" коллективында.
Якташларыбызны тәбрикләп, уңышлы сезон телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев