Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш сабыйлары республикада беренчеләр рәтендә 

Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстандагы балалар бакчаларының рейтингын тәкъдим итте. Алдынгы 15 учреждение рәтенә Мамадышның 4нче санлы балалар бакчасы да керде. Бүгенге көндә "Әкият" балалар бакчасына 151 сабый йөри. Алар 6 төркемне тәшкил итә. Нәниләр артыннан 12 тәрбияче һәм берничә белгеч күзәтә....

Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстандагы балалар бакчаларының рейтингын тәкъдим итте. Алдынгы 15 учреждение рәтенә Мамадышның 4нче санлы балалар бакчасы да керде.

Бүгенге көндә "Әкият" балалар бакчасына 151 сабый йөри. Алар 6 төркемне тәшкил итә. Нәниләр артыннан 12 тәрбияче һәм берничә белгеч күзәтә. "Әкият"тә кечкенә мамадышлылар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Биредә алар төрле уеннар, түгәрәкләрдә катнаша, актуаль темаларга фикер алыша ала. Шулай ук, балалар өчен спорт күнегүләре, уку, исәпләү дәресләре, рәсем ясау һәм әвәләп ябыштыру шөгыльләре оештырыла.

Сүз уңаеннан, узган елда шәһәребезнең 4нче санлы балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә лаек булып, 1 млн сум күләмендә акча откан иде. Әлеге акчалар төзекләндерү эшенә, уенчыклар, ноутбуклар һәм башка җайланмалар алуга тотылган.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: 1366x768.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев