Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районының Уразбахты авылының чишмәсе төшләргә керә

Әллә нинди матур җирләр турында укыганым, ишеткәнем, күргәнем бар. Ләкин нинди генә алтын җирләр булса да, Мамадыш районы Уразбахты авылы күңелемә иң якыны. Әби-бабамнар гомер кичергән, әти-әниләр, ир-кыз туганнар тормыш итә торган йорты һәм нәкъ менә туган туфрагым булган өйдән гүзәле юк икән. Сул як күршем Зиннур абый Шакировның йөрәк...

Әллә нинди матур җирләр турында укыганым, ишеткәнем, күргәнем бар. Ләкин нинди генә алтын җирләр булса да, Мамадыш районы Уразбахты авылы күңелемә иң якыны. Әби-бабамнар гомер кичергән, әти-әниләр, ир-кыз туганнар тормыш итә торган йорты һәм нәкъ менә туган туфрагым булган өйдән гүзәле юк икән.


Сул як күршем Зиннур абый Шакировның йөрәк җылысын кушып ясаган тәрәзә йөзлекләре, матур чәчәкләр төшереп ясаган капка бизәкләре, орчыклары, үзе баскан итекләренә авылда сокланмаган кеше юк иде.
Уң як күршебездә яшәгән Газдә әбигә ияреп әллә ничә чакрымга урнашкан урманга кура җиләгенә йөрүләр. Җир җиләге, имән чикләвеге, чикләвек җыюлар берсе дә калмады. Җәй аен һәркем түземсезлек белән көтеп ала. Бу чорда акча эшләп алу мөмкинлеге туа. Безнең яклар җиләкле як, ә бездән ерак түгел Чистай шәһәре бар. Кибетләре бай, базары шундый зур. 6нчы класста укыганда миндә Чистайга җиләк сатарга төштем. Сыртка кәтүмкә асып олылар артыннан калмыйча Вандовкага җәяү барабыз. Әлсерәп, тамак төпләре чатнап пристаньга килеп җитәбез. Унике чакрым йөк күтәреп барган сабыйга авыр шул. Олы апалар оста шул, ә без балалар төш турына сатып бетереп, кибетләрдә йөреп, кичке 5ләрдә авылга кайтып егылабыз. Иртән тагын җиләккә. И заманалар диген, яшь булганбыз, көчле булганбыз, авырлыклардан курыкмаганбыз. Киләчәкне матур итеп күзаллаганбыз. Кемнәр бар, кемнәр юк хәзер. Бу ике күршем дә мәрхүмнәр хәзер. Алар үзем олыгая барган саен юксындыралар, сагындыралар.

Бәхет эзләп чыгып киткәннәр, вакытлар узу белән, туган якларын сагынып кайталар. Ата-ана туфрагын, әллә "кендеге" монда калганмы, туган-үскән нигезме, ниндидер сихри көч тарта туган якка. Авылыбыздан чыккан, ерак бер шәһәрдә яшәүче танышым күптән түгел сөйләде: "Туган ягым, кырларымны, Тончылымны сагындым, төшләремдә Кирамәт тау астындагы "Изгеләр чишмәсен" күреп, шуның суында аякларыңны юсаң һичшиксез авыртуың басылыр", - дип төш күрдем диде. Төшендә бабасы: "Туган авылыбызда Изгеләр чишмәсе бар, аның янына синең борынгы әбиең күмелгән. Шул чишмә суы белән юынып, суын эч",-ди. Бу бабасы кушканнарны эшли, шуннан соң үзендә уңай якка үзгәреш булганын күрә. Хәзер ел саен шушы чишмә янына кайтып йөри. Риваять буенча бу чишмәгә Уразбахты авылының дүрт кешесе күмелгән. Хәдичә, Гайшә, Фатыйма, Икебра. Шул урыннан чишмә барлыкка килгән. Бу чишмәнең тылсымы нидә соң? Аның суында магний күбрәк, минераллар да бар. Шуңа күрә дә алар сәламәтлеккә файдалы. Суын өйгә алып кайтып бер сәгать утырдым. Аякларым язылып киткәндәй булды, чемердәве дә бетте. Изге чишмә элек-электән авылдашларымның игътибарын җәлеп иткән. Еракта яшәүче туганнарыбыз кайтса иң беренче эш итеп "Изгеләр чишмәсе"нә баралар иде. Мин кечкенә чагында анда бик күп көмеш акчалар ята иде. Чишмәнең суын эчкән, суы белән коенып, күзләрен, колакларын юган кешеләр үзләрендә сәламәтләнү тойгылары сизгәннәр. Җәй көне чишмә яны яшеллеккә төренеп утыра. Ә печәнен нигәдер аның мал ашамый.

Менә ул танышым да төшләремә кереп йөдәтте, аңлатып кына бетерә торган түгел икән ул сагыну, җирсү диде. Барыбызга да бер кояш, күк йөзе, яңгыры уртак. Бу кыска, вакытлыча гомеребез татулык, бердәмлек, ярдәмлек белән туган җиребездән изге гамәлләр кылып үтсен.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев