Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районының Түбән Ушма мәдәният йортында язучылар фокус күрсәтте

"Татарстан Язучылар берлегенең яңа сайланган рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем язучылар районнар буенча халык белән очрашулар оештырып йөри," - дигән хәбәрне ишетеп белә идек. Алар 6нчы сентябрь кичендә Түбән Ушма авылының мәдәният йортына да килеп җиттеләр. "Тере язучы" күрергә авылның олысы-кечесе җыелды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, күренекле шагыйрь,...

https://pp.vk.me/c630029/v630029038/458fa/VRLDH3edELQ.jpg

"Татарстан Язучылар берлегенең яңа сайланган рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем язучылар районнар буенча халык белән очрашулар оештырып йөри," - дигән хәбәрне ишетеп белә идек. Алар 6нчы сентябрь кичендә Түбән Ушма авылының мәдәният йортына да килеп җиттеләр.

"Тере язучы" күрергә авылның олысы-кечесе җыелды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, күренекле шагыйрь, Рамис Аймәт менә дигән алып баручы һәм җырчы да икән. Гомумән, очрашуга килгән язучылар - Илсөяр Иксанова, Альберт Гаделшин, Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Гөлнур Васыйлова - барысы да киңкырлы шәхесләр булып чыктылар. Каләм әһелләре тамашачыларга ил-көн вәзгыяте хакында сөйләде, яңа әсәрләреннән өзекләр һәм шигырь укыды, сорауларга җавап бирде. Районыбызның күренекле җырчылары Марат Локманов һәм Илфир Исламов башкаруындагы җырлар нур өстенә нур булды.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова кичәгә йомгак ясап, язучыларга, авыл халкына иң изге теләкләрен җиткерде: "Яңартылган мәдәният йортында уйландырдыгыз да, моңландырдыгыз да, милли хисләребезне дә кузгаттыгыз. Мамадыш - әдәбиятка, ана теленә битараф булмаган төбәк. Киләчәктә дә Ватаныбызны, милләтебезне чәчәк аттыруга бердәм команда белән күркәм хезмәт куярга, һәркайсыбызга үз миссиясен үтәргә язсын!" - диде ул

Бу истәлекле очрашу турында тулырак мәгълүматны "Нократ" газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев