Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районының “Мирас“ халык театры премьерага чакыра

Түбән Сон мәдәният йортының үзэшчән сәнгать осталарыннан торган коллективы "халык театры" статусына 2017нче ел башында гына ия булды. Шул чордан башлап алар милләтебезнең атаклы драматургы Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" дип исемләнгән ике пәрдәле драматик хикәясен сәхнәләштерү өстендә эшләделәр. Әсәрдә бала тудыру йортының нинди тормыш белән яшәвен, дүрт стена эченә...

Түбән Сон мәдәният йортының үзэшчән сәнгать осталарыннан торган коллективы "халык театры" статусына 2017нче ел башында гына ия булды. Шул чордан башлап алар милләтебезнең атаклы драматургы Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" дип исемләнгән ике пәрдәле драматик хикәясен сәхнәләштерү өстендә эшләделәр.

Әсәрдә бала тудыру йортының нинди тормыш белән яшәвен, дүрт стена эченә күпме язмышлар сыйганы тасвирлана.

Һәм, ниһаять, премьера. 24нче март көнне, "Мирас" халык театры сезне Т. Сон мәдәният йортына дәшә. Тамаша 19 сәгатьтә башлана.

Театрның режиссеры: Зөлфирә Дәүләтшина;
Рәссам: ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Баязитов;
Музыкаль бизәлеш: Фарил Дөлмиев.
Килми калмагыз!

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев