Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районының 55 мәчетендә дә бәйрәм намазлары укылды

Бүген җир шарының барча мөэмин-мөселманнары Рамазан аеның тәмамлануын гәүдәләндерүче Ураза гаетен бәйрәм итәләр. Шул уңайдан районның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм Гает намазы укылды. Шәһәребезнең үзәк мәчетендә бәйрәм чарасын имам-хатыйб Наил хәзрәт Вахитов алып барды. Һәр елны Ураза Гаете иртәсендә азан тавышы мөселман дин кардәшләребезне мәчетләргә җыя. Шәһәребезнең үзәк дин...

Бүген җир шарының барча мөэмин-мөселманнары Рамазан аеның тәмамлануын гәүдәләндерүче Ураза гаетен бәйрәм итәләр. Шул уңайдан районның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм Гает намазы укылды. Шәһәребезнең үзәк мәчетендә бәйрәм чарасын имам-хатыйб Наил хәзрәт Вахитов алып барды.

Һәр елны Ураза Гаете иртәсендә азан тавышы мөселман дин кардәшләребезне мәчетләргә җыя. Шәһәребезнең үзәк дин йортында да бәйрәм вәгазен тыңларга, намаз укырга килүчеләр саны елдан-ел арта бара.

Иң элек, бәйрәм вәгазенә күчкәнче, изге Коръән китабыннан аятьләр укыдылар.

Гает вәгазе белән гадәттәгечә мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитов чыгыш ясады. Ул Аллаһы Тәгалә изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, җәһәннәм габазыннан коткарып, җәннәтләре белән бүләкләсе иде, дигән теләкләрен җиткерде һәм мөселман өммәтеннән булган барлык халыкны Олы Ураза бәйрәме белән тәбрикләде. Наил хәзрәт чыгышында күңелләрне пычратучы начар гамәлләрдән ерак торырга, пакълыкка омтылырга киңәш итте.

-Ходай безнең тышкы кыяфәтебезне дә, байлыгыбыз, машиналарыбызны да күрмәс. Аңа бары безнең йөрәгебез генә ачык күренер,- диде Наил хәзрәт.

Наил хәзрәт нотыгын дәвам итеп, изге Рамазан аеның өстенлекләре хакында сөйләде, Коръәннән аятьләр китерде. Кеше тормышының ни дәрәҗәдә кадерле, әмма бу кадер рухи тайпылышларсыз булып, Аллаһ тыйганнардан тыелылып, ул кушканнарны үтәгән очракта гына сизелүен әйтеп үтте.

Бәйрәм чаралары кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләү хатын да укыдылар.

-Ураза бәйрәме - иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе. Ул мәрхәмәтлелек, толерантлык, бердәмлек билгесе. Ислам - тынычлык һәм изге гамәлләр дине, ә Ураза гаете менә шуны күрсәтүче бер дәлил. Җәмәгать, мөбарәк бәйрәмнән соң көндәлек мәшәкатьләрдән торган гадәти көннәр башлана. Рамазан аенда кылган изге гамәлләрне дәвам итү, һәр кешегә җиткерү, үзебезнең дә, башкаларның да тормышын яхшы якка үзгәртү - безнең бурыч,- диелә котлау хатында.

Ураза гаете белән тәбрикләргә елдагыча район башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде.

-Рамазан - бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста булган вакыт. Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап киләчәккә өмет белән карарга, үзара уңай мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә,- ди Анатолий Иванов.

Алга таба барча җыелган халык Гает намазын укырга кереште. Башка намазлардан аермалы буларак, Гает намазында тәкъбирләр ешрак яңгырый һәм бергәләп кабатлана. Аннан соң бәйрәм хөтбәсен әйттеләр.

Дин әһелләре искәртүенчә, Рамазан Гаете - ислам динендәге өч иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Аның беренчесе - Ураза Гаете, икенчесе - Корбан бәйрәме һәм өченчесе - атна саен килүче җомга көне. Шул рәвешле, быел ислам динендәге ике бәйрәм бер көнгә туры килә.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев