Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районында тагын бер мәчеткә тәүге казык кагылды

Т. Яке авылы ике мәчетле булачак. Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт сүзләренчә, 1996нчы елдан бирле халыкны азанга дәшкән бай тарихлы мәчет янәшәсендә яңасы сафка басачак. Әлеге изге эшне икмәк кабул итү предприятиясе директоры Рифат Мәхмүтов башлап җибәргән. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Камил улы Низаметдинов яңа мәчетнең проекты белән таныштыра Бүген Аллаһ...

Т. Яке авылы ике мәчетле булачак. Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт сүзләренчә, 1996нчы елдан бирле халыкны азанга дәшкән бай тарихлы мәчет янәшәсендә яңасы сафка басачак. Әлеге изге эшне икмәк кабул итү предприятиясе директоры Рифат Мәхмүтов башлап җибәргән.

Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Камил улы Низаметдинов яңа мәчетнең проекты белән таныштыра

Бүген Аллаһ йортының кыйбласы билгеләнгән, беренче казык кагылган. Шушы көннәрдә нигез салу эшен башларга җыеналар.

Мәхәллә имамы Нәкыйп хәзрәт Сәгыйров әйтүенчә, биредә яшәүче халык мәчеткә эзне суытмый. Җомга намазларына 40лап ир-ат, 20ләп хатын-кыз йөри икән. Ә ифтар ашына 100 артык кеше җыелган. Биредә иркен мәчеткә лаеклы кешеләр яши. ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250