Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районында төшерелгән фильм Казан тамашачысына тәкъдим ителде

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «HAVA Projects» медиа-компаниясе тарафыннан төшерелгән ике фильм күрсәтелде. «Представь!» һәм «Не верю» фильмнарының режиссеры Илшат Рәхимбай,- дип яза tatar-inform агентлыгы. «Представь» фильмы ике дини шәхес - мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Алланы, үзеңне эзләү хакында сөйли. Исегезгә төшерәбез, фильм Мамадыш...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «HAVA Projects» медиа-компаниясе тарафыннан төшерелгән ике фильм күрсәтелде.

«Представь!» һәм «Не верю» фильмнарының режиссеры Илшат Рәхимбай,- дип яза tatar-inform агентлыгы.
«Представь» фильмы ике дини шәхес - мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Алланы, үзеңне эзләү хакында сөйли. Исегезгә төшерәбез, фильм Мамадыш районы Арташ авылында һәм Марий Илендә төшерелгән. Төп рольләрне Раушан Шәрипов һәм Марсель Тимофеев башкаралар. Фильмның композиторлары Эльмир Низамов һәм Александр Шульгин. Илшат Рәхимбай бу фильмнар белән 2017 елда Канны шәһәрендәге кинофестивальдә катнашмакчы була.
-«Представь» фильмы Арташ авылы халкына да күрсәтеләчәк. Чөнки якташларыбыз аерым рольләрдә дә, күмәк рольләрдә дә катнаштылар. Премьераны түземсезлек белән көтәбез,- дип хәбәр итте Арташ авылы клубы мөдире Марсель Шәйдуллин.
Арташ авылында «Представь!» һәм «Не верю» фильмнарын күрсәтү 5нче февральгә билгеләнгән.

фото tatar-inform сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев