Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районында адашкан гөмбәче табылган

Коткаручылар өч сәгать буе урманда 58 яшьлек ир-атны эзләгән. Кичә кич Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар адашкан гөмбәчене эзләгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. 58 яшьлек ир-ат Дегетле авылы тирәсендә урман эченә үк кергән һәм үзе чыгар юлны...

Коткаручылар өч сәгать буе урманда 58 яшьлек ир-атны эзләгән.

Кичә кич Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар адашкан гөмбәчене эзләгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

58 яшьлек ир-ат Дегетле авылы тирәсендә урман эченә үк кергән һәм үзе чыгар юлны таба алмаган.

Коткаручылар автомобильләрдә өч сәгать буе урман һәм кыр юлларын тикшергән. Алар урман буенча 50 км һәм кырлар буенча 10 км юл үткән. Нәтиҗәдә, Мамадыш районы Омар авылыннан 4 км ераклыкта гөмбәче табылган.

Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев