Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районы сөт савучылар кубогын ун елдан соң кире үзенә кайтарды

Кукмарада сыер савучылар арасында 43 нче ресубликакүләм бәйге тәмамланды (Казан, 28 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова, Рәмис Латыйпов). Кукмара районында машина белән сыер саву буенча уздырылган бәйгедә Мамадыш районы "АПК продовольственная программа" ҖЧҖда хезмәт куючы Сания Нәсыйбуллина абсолют җиңүче дип табылды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Кукмарада сыер савучылар арасында 43 нче ресубликакүләм бәйге тәмамланды



(Казан, 28 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова, Рәмис Латыйпов). Кукмара районында машина белән сыер саву буенча уздырылган бәйгедә Мамадыш районы "АПК продовольственная программа" ҖЧҖда хезмәт куючы Сания Нәсыйбуллина абсолют җиңүче дип табылды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

43 нче тапкыр үткәрелгән конкурста республика районнарыннан 43 сыер савучы катнашкан. Җиңүчеләр исә түбәндәгеләр.

Линияләрдә сөт саву буенча:
1. Файзыгөл Амануллина (Кама Тамагы районы, "Идел" ҖЧҖ);
2. Гөлия Абдуллина (Теләче районы, "Игенче" ҖЧҖ);
3. Гүзәл Әхмәтова (Актаныш районы, "Башак" ҖЧҖ).

Саву залларында сөт саву буенча:
1. Лидия Габдрахманова (Кумара районы, Вахитов исемендәге СПК);
2. Әнисә Хөснетдинова (Аксубай раоны, "Аксу-агро"ҖЧҖ);
3. Оксана Охотникова (Нурлат районы, КФХ "Сөләйманов").

"Конкурс бик оешкан төстә узды. Чарада республика Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Абсолют батырга телевизор һәм 20 мең күләмендә акчалата премия тапшырылды", - диде Нәҗип Хаҗипов. Аның сүзләренчә, абсолют батыр киләсе елда аппарат белән сыер саву буенча уздырылачак Бөтенроссия бәйгесенә җибәреләчәк.

Ике номинациядә дә 1 нче урын алучыларга суыткыч һәм 15 әр мең сум күләмендә премия тапшырылган.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов әлеге вакыйгага шатлануын белдерде. "Сания апа алдагы елларда да җиңгән иде, бу бик сөенечле хәл. Ул хөрмәткә лаеклы, үз эшен белеп эшли торган кеше. Җиңүгә бераз булса да өметебез бар иде. Конкурска соңгы елларда яшьрәк сыер савучыларны җибәргән идек, әмма Сания апа аларны да уздырды", - диде ул һәм Сания Нәсыйбуллинага шәһәр көнендә район исеменнән дә бүләк тапшырылачагын әйтте.

Мамадыш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Габдерәхимов: "Ун елдан соң бу кубокны кире кайтару - зур көч. Аңа бары рәхмәт кенә әйтәсе килә", - диде.

Сыер савучылар арасында абсолют батыр калган ханым быел җиңүгә өмет итмәвен яшерми. "Икенче-өченче урын алырга өметем бар иде. Беренче урын алуымны белгәч, бик нык дулкынландым. Конкурста үзем өчен зур яңалык булмады, бу минем көндәлек эшем. Минем 2004, 2005, 2006, 2007 нче елларда җиңгәнем бар иде", - диде Сания Нәсыйбуллина. Җиңүче бу өлкәдә 29 ел эшли икән. Үзенең сыер савучы һөнәрен сайлавына һич үкенмәвен әйтте, ул аны мәктәптә укыганда ук сайлаган икән инде.

43 нче бәйге җиңүчесе тормыш иптәше белән 1 кыз, 2 малай тәрбияләп үстергәннәр. Сания ханымның ире дә, килене дә аның белән бер хуҗалыкта хезмәт куя.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев