Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районы хат ташучысы сәгать кебек эшли

Җәйге сезон мең мәшәкатьле чор: берәүләр җиләк-җимешне, яшелчәләрне кышка эзерләү эшләре белән мәшгуль, кемдер җәйге ялында рәхәтләнеп ял итә, төзелеш эшләре белән әвәрә килүчеләр дә хәйран. Шулай да, "Нократ" ("Вятка") газетасына биш меңнән артык укучыбыз икенче яртыеллыкка язылырга вакыт тапкан. Вакыт таба алмаганнар да бардыр дип, үзебез ук ярдәм кулы...

Җәйге сезон мең мәшәкатьле чор: берәүләр җиләк-җимешне, яшелчәләрне кышка эзерләү эшләре белән мәшгуль, кемдер җәйге ялында рәхәтләнеп ял итә, төзелеш эшләре белән әвәрә килүчеләр дә хәйран.

Шулай да, "Нократ" ("Вятка") газетасына биш меңнән артык укучыбыз икенче яртыеллыкка язылырга вакыт тапкан. Вакыт таба алмаганнар да бардыр дип, үзебез ук ярдәм кулы сузып (якын дусларны бер дә югалтасы килми!), Олыяз авылы җирлегенә барып чыктык. Почта бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Хисмәтова күптәнге танышым. Җитәкче булу җиңелләрдән түгел! "Без җитәкчебез белән горурланабыз. Эчкерсез, гадел булганы өчен ихтирам итәбез", - диделәр хат ташучылар. Без килгәч үк, Гөлназ Мөхәммәтҗанова - агымдагы елга, Роза Шәйхиева - ярты елга подписка рәсмиләштерделәр. Хат ташучы Флүзә Җәләлова белән Олыяз авылы урамнарын буйладык. Биш ел хат ташучы булып эшләгән Флүзәне Олыязда яшәүчеләр әллә кайдан танып ала, әлбәттә. Кайберәүләр капка төбенә чыгып ук каршы алса, икенчеләре аның килер сәгатен йортыннан чыгып китмичә көтеп тора икән. "Сез хат ташучыдан канәгатьме, почтаны үз вакытында аласызмы?"- дигән сорауга, Фирая Хәбибрахманова: "Безнең Флүзә сәгать кебек эшли, газетаны чыккан көнне үк китереп бирә", диде. Флүзә үзе дә төгәллек яратуын әйтә. Моңа, иң беренче чиратта, элегрәк шәфкать туташы булып эшләве нык йогынты ясаган булса кирәк. Чөнки минут, секундлар белән билгеләп барылучы һәр кеше язмышы төгәл, тиз эш йөртүне таләп итә шул. Почта бүлеге җитәкчесе Энҗе Хисмәтова да Флүзә турында: " Эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр",- дип бәяләде. Газетага яздыру белән беррәттән халыкның гозерен дә тыңладык.

Яшерен-батырын түгел, күп кенә авылларда су, юл - үзәккә үткән проблема. Минзилә Миннеханова белән Эльвира Салихова Тукай урамында бер тирәдә яшәсәләр дә, Минзилә суны чишмәдән ташып интексә, Эльвира : "Водоканал" начальнигы Рәзил Хәсәновка рәхмәт укый. "Урамыбызны кыш көне көрт баса, яздан көзгә кадәр саз ерып йөрибез", - ди Минзилә Миннеханова. Разыя Заһидуллина берсүзсез газетага язылды. Үзе дә мәкалә язарга вәгъдә бирде. Язылучылар күп булды, (фамилияләре кермәгәннәр үпкәләмәсен), аларның теләкләрен дә урнаштырырбыз, иншалла.

Газетага яздыру белән бергә, халык белән аралашып, моң-зарларын тыңлап, шулай ук куанычларын уртаклашып кайттык. Киләсе яртыеллыкта да, "Нократ" белән бергә булыйк һәм шатлык-борчуларны уртаклашып яшик, дуслар!

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев