Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районы буенча Пенсия фонды 2016нчы елга йомгак ясады

Районыбыз оешмаларының Пенсия фондына мәҗбүри иминиятләштерү взносларын түләү буенча 31 млн.сумнан артык бурычлары бар. 20 млн.сумнан артык бурыч банкротлыкка чыккан оешмалар өлешенә туры килсә, 2нче баскычта шәхси эшмәкәрләр урнашкан. Алар исәбендә 7 млн.сумнан артык бурыч. Мамадыш районы буенча Пенсия фондының 2016нчы ел йомгакларына багышланган киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүмат китерелде. Район...

Районыбыз оешмаларының Пенсия фондына мәҗбүри иминиятләштерү взносларын түләү буенча 31 млн.сумнан артык бурычлары бар. 20 млн.сумнан артык бурыч банкротлыкка чыккан оешмалар өлешенә туры килсә, 2нче баскычта шәхси эшмәкәрләр урнашкан. Алар исәбендә 7 млн.сумнан артык бурыч. Мамадыш районы буенча Пенсия фондының 2016нчы ел йомгакларына багышланган киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүмат китерелде.

Район башлыгы Анатолий Иванов һәм "Россия пенсионерлары союзы" оешмасының ТР буенча идарәсе рәисе Любовь Мишина катнашкан чарада төп доклад белән Россия Пенсия фондының ТР Мамадыш районы буенча идарәсе Шамил Хәсәнов чыгыш ясады. Ул узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде.
Докладтан күренгәнчә, 2016нчы елда төбәгебездә 14189 кеше пенсия алган. Аның күләме 2 млрд.сумнан артып китә. Уртача пенсия күләме Мамадыш районында 10686 сум 94 тиенне тәшкил иткән. Узган ел минималь пенсиянең күләме 7526 сумны тәшкил иткән булса, быел әлеге күрсәткеч 8232 сумга тигез.
Район башлыгы Анатолий Иванов һәм "Россия пенсионерлары союзы" оешмасының ТР буенча идарәсе рәисе Любовь Мишина чыгышлары вакытында коллективның эш күрсәткечләрен югары бәяләделәр.
Киңәшмә кысаларында шулай ук районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Ләйлә Хөснетдинова, "Россия пенсионерлары союзы" оешмасының Мамадыштагы бүлеге рәисе Вәсимә Имамова Пенсия фонды белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәләре, башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар.
Соңыннан коллективның бер төркем хезмәт алдынгыларына Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев