Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районы башлыгы эш сәфәре белән Кытайда булып кайтты

Узган атнада районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов эш визиты белән Кытай халык республикасында иде. Анда Татарстанның тагын 4 муниципаль берәмлек башлыгы барды. Делегация составында шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин да булган. Анатолий Иванов әлеге сәфәре кысаларында алган кичерешләре хакында хакимият бинасында үткән эшлекле киңәшмәдә сөйләде. "Без Бөтендөнья күргәзмәсендә катнаштык. Ул елга ике...

Узган атнада районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов эш визиты белән Кытай халык республикасында иде. Анда Татарстанның тагын 4 муниципаль берәмлек башлыгы барды. Делегация составында шәхси эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин да булган.

Анатолий Иванов әлеге сәфәре кысаларында алган кичерешләре хакында хакимият бинасында үткән эшлекле киңәшмәдә сөйләде. "Без Бөтендөнья күргәзмәсендә катнаштык. Ул елга ике мәртәбә уздырыла икән. Чираттагысы апрель аена билгеләнгән. Шунда төбәгебезнең иң уңышлы эшмәкәрләрен алып баруны оештырырга кирәк",- диде җитәкче. Алар авыл хуҗалыгы товарлары, көнкүреш әйберләре җитештерүче җиһазлар, эре фабрикалар эшчәнлеге белән танышканнар.

Район башлыгының әлеге сәфәре Мамадышта төзелеп килүче сәнәгать мәйданчыгына инвестицияләр җәлеп итү максатыннан иде. "Вятка" паркының беренче чиратын сафка бастыруны ел азагына кадәр төгәлләү планлаштырылды. Анатолий Иванов искәртүенчә, бу эш ноябрь урталарында ук тәмамланырга мөмкин.

Кытай халык республикасына булган сәфәр хакында хезмәттәшләребез махсус әңгәмә әзерли. Сайттагы яңалыклар белән танышып барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев