Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова:“ Дөрес юлны сайлаганыгыз өчен рәхмәт!“

Рухи сәламәтләндерү үзәге. Мәдрәсә каршында эшләүче җәйге балалар лагеры хәзер шулай аталачак. Яшь буынның әхлагын үстерү һәм ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан оештырылган әлеге үзәк инде 2000 нче елдан башлап мөселман балаларын бер урында туплый. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә биредә кызлар сменасының соңгы көне иде. Дини тәрбияне максат итеп куйган...

Рухи сәламәтләндерү үзәге. Мәдрәсә каршында эшләүче җәйге балалар лагеры хәзер шулай аталачак. Яшь буынның әхлагын үстерү һәм ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан оештырылган әлеге үзәк инде 2000 нче елдан башлап мөселман балаларын бер урында туплый. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә биредә кызлар сменасының соңгы көне иде.

Дини тәрбияне максат итеп куйган рухи сәламәтләндерү үзәге район хакимияте һәм мәгариф бүлеге теләктәшлеге белән оештырыла. Быел 80 нән артык мәктәп яшендәге баланы кабул итәргә ниятлиләр. 40 тан артык кыз баланы үз эченә сыйдырган беренче сменалары инде ахырына да якынлашты. Шунысы игътибарга лаек - балаларга уку һәм ял итү өчен мәдрәсә бинасында барлык шартлар да тудырылды: биредә зур, якты, зәвык белән бизәлгән уку бүлмәләре, китапханә, ашханә бар, бөтен җирдә чисталык, тәртип. Шуңа күрә дә мәдрәсәдә оештырыла торган лагерьда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара.

- Кызганыч, быел теләге булган барлык балаларны да кабул итә алмадык - бу урыннар чикле булуы, яшьләре тулу белән дә аңлатыла. Шунысы да бар: лагерь үткәрү күп чыгымнар белән бәйле. Шулай да бу эшне башкарырга Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итә. Җиде әйдәман безгә әлеге җиңел булмаган эштә ярдәм итә, - диде район мөслимәләре берләшмәсе җитәкчесе.

Тәүге сменаны ябу чарасы мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллинның үтемле вәгазе белән башланып китте. "Тәрбиядә иң яхшысы шәхси үрнәк, бала ул лакмус кәгазе, барын да сеңдерә, яхшысын да, яманын да", диде дин әһеле. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова да әти- әниләргә, балаларга дөрес юлны сайлаганыгыз өчен рәхмәт, диде.

Мәҗлестә балалар бик күңелле чыгыш ясадылар. "Зәм-зәм", "Сердәш", "Ислам нуры", "Хәят" командаларына бүленеп девизлары белән таныштырдылар, дин- әхлак темаларына бәйле гыйбрәтле чыгышлар тәкъдим иттеләр.

Лагерьга килгән һәр балага район мөхтәсибәте исеменнән, иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Ә 20 нче июль көнне, рухи сәламәтләндерү үзәгендә малайлар сменасы старт алачак. Сигез көнлек сменада да 20 гә якын кеше ял итәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250