Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш полициясе хезмәткәрләре Кыш бабай киемен киде

Яңа ел алдыннан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы "Полиция Кыш бабае" акциясе уздырып, авыр хәлдә калган күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Бу акциядә мохтаҗларга ярдәм итәргә теләге булган һәркем катнаша ала. Алар өчен балалар киемнәре, канцелярия товарлары, тәм-томнар, уенчыклар һәм башкаларны балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләргә алып килергә була. Акция...

Яңа ел алдыннан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы "Полиция Кыш бабае" акциясе уздырып, авыр хәлдә калган күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтә.

Бу акциядә мохтаҗларга ярдәм итәргә теләге булган һәркем катнаша ала. Алар өчен балалар киемнәре, канцелярия товарлары, тәм-томнар, уенчыклар һәм башкаларны балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләргә алып килергә була. Акция барышында әлеге җыелган Яңа ел бүләкләре аз керемле күп балалы гаиләләргә, шулай ук балалар йортларында, социаль приютларда тәрбияләнүчеләргә тапшырыла.

Районыбызның эчке эшләр бүлеге дә бу акциядән читтә калмый.Аның кысаларында иллегә якын гаиләдә булырга планлаштыралар.Мәсьәлән кичә,полиция Кыш бабае,Алексеевлар гаиләсенә барып ,кечкенә Леонидка Яңа ел күчтәнәчләре тапшырып кайтты.Бүләкләр арасында сабыйның дәвалануына кирәкле суммада акчалата ярдәм дә бар.ДЦП белән авыручы Леонид апрель аенда операциягә җыена.Бигрәк тә әти-әнисе бу ярдәмгэ зур рәхмәтләрен житкерде.

Акция кысаларында,Кыш бабай белән Кар кызы, иллегә якын гаиләдә булырга планлаштыралар.

Ландыш Бабаниязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев