Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш политехник көллиятендә ветераннар белән очраштылар

Мамадыш политехник көллияте коллективы лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләре белән очрашу кичәсе үткәрде. Чарага шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре дә чакырылган иде. Мамадыш политехник көллиятендә белем алучылар өчен патриотик тәрбия бирү шулай ук беренче урынга куелган. Шундый чараларның чираттагысы әлеге уку йортында озак еллар хезмәт куйган мөгаллимнәр, Бөек...

Мамадыш политехник көллияте коллективы лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләре белән очрашу кичәсе үткәрде. Чарага шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре дә чакырылган иде.

Мамадыш политехник көллиятендә белем алучылар өчен патриотик тәрбия бирү шулай ук беренче урынга куелган. Шундый чараларның чираттагысы әлеге уку йортында озак еллар хезмәт куйган мөгаллимнәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, районыбызның аксакаллары катнашында үтте.

Хөрмәтле кунаклар өчен, ә алар рәтендә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та бар иде, политехник көллият җитәкчелеге уку йорты корпуслары буйлап экскурсия үткәрде, эшчәнлекләре хакында сөйләделәр, музей белән таныштырдылар.

Очрашуның икенче өлеше уку йортының тамашалар залында дәвам итте. Кунаклар студентлар көче белән әзерләнгән бәйрәм концертын тамаша кылдылар.

Соңыннан көллиятнең ашханәсендә өлкәннәр өчен чәй табыны әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев