Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш политехник көллиятендә өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр

Октябрь ае Халыкара өлкәннәр бәйрәме белән башланды. Бу көннәрдә һәр җирлектә, оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә хезмәт ветераннарын, теге яки бу тармакның үсешенә зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтлиләр. Күп җирдә чәй табыны һәм сәхнә номерлары да әзерләнә. Мамадыш политехник көллиятендә әзерләнгән концерт программасында күпчелек чыгышлар өлкән буынга мәдхия җырлау белән сугарылган иде. Ял кичәсен...

Октябрь ае Халыкара өлкәннәр бәйрәме белән башланды. Бу көннәрдә һәр җирлектә, оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә хезмәт ветераннарын, теге яки бу тармакның үсешенә зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтлиләр. Күп җирдә чәй табыны һәм сәхнә номерлары да әзерләнә.
Мамадыш политехник көллиятендә әзерләнгән концерт программасында күпчелек чыгышлар өлкән буынга мәдхия җырлау белән сугарылган иде. Ял кичәсен озак еллар хәзерге политехник көллияттә хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган абыйлар һәм апалар хөрмәтенә әзерләгәннәр.
-Эшләү чорында төрле вакытлар булды, авыры да, күңелле мизгелләре дә. Хәзер аларны сагынып кына искә алабыз. Мин биредә озак еллар пешекче булып эшләдем. Лаеклы ялда булсам да, бүгенге көндә эшчәнлегемне башка оешмада дәвам итәм әле. Ә биредә элекке хезмәттәшләремне күрергә, аралашырга, ял итәргә дип килдем,- диде Сария Абдуллина.
-Без эшләгән чор белән хәзерге шартларны чагыштыру мөмкин дә түгел. Мин көллияткә кергән саен сөенеп чыгам. Студентлар өчен дә, педагоглар өчен дә нинди яхшы уңайлыклар тудырылган. Без кыш көннәре шушы бинада дистәләгән мичкә яга идек, утынны үзебез әзерләдек. Яз айларында бүлмәләргә су керә иде. Әмма шулай булса да, ул вакытларны сагынабыз,- ди Анатолий Филиппов.
Бәйрәм куналарын тәбрик итеп, Мамадыш политехник көллияте директоры Николай Егоров рәхмәт сүзләре җиткерде.
-Бүгенге тормышыбыз өчен без, һичшиксез, сезгә рәхмәтле. Сез башкарган эшләр, сезнең лаеклы хезмәт җимешләрегезгә нигезләнеп без киләчәгебезне корабыз, сезне яшь буынга үрнәк итеп куеп тәрбиялибез. Булганына шөкер итеп, киңәшләрегез белән ярдәмләшеп яшәвегезне тоеп сөенәбез. Алга таба да авырлыкларга бирешмичә көрәшеп яшәгез. Ә көрәшеп яшәү ул күңел дәрте өсти,- диде Николай Егоров.
Бәйрәм чарасы мул табыннар артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев