Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш почтамты коллективы узган елга нәтиҗәләр ясады

Бүген Мамадыш районының Почта элемтәсе бүлегендә ел йомгакларына багышланган киңәшмә булып узды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткәрелгән эшлекле чарага "Татарстан Почтасы" оешмасы директорының урынбасары Владимир Никулин да килгән иде. 2016нчы елда ирешелгән төп күрсәткечләр һәм быелга билгеләнгән планнар белән бүлек җитәкчесе Фаяз Габдрахманов уртаклашты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, тулаем алганда...

Бүген Мамадыш районының Почта элемтәсе бүлегендә ел йомгакларына багышланган киңәшмә булып узды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткәрелгән эшлекле чарага "Татарстан Почтасы" оешмасы директорының урынбасары Владимир Никулин да килгән иде.
2016нчы елда ирешелгән төп күрсәткечләр һәм быелга билгеләнгән планнар белән бүлек җитәкчесе Фаяз Габдрахманов уртаклашты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, тулаем алганда узган ел уңышлы булган. Коллективның керемнәре 109,9%ка үтәлгән. Финанс хезмәтләре күрсәтү шулай ук үсештә- 101,4%. Товар сату буенча күрсәткеч 121,4% үсеш бирә. Мамадышның хат ташучылары газета-журналларга яздыру планын да арттырып үтәгәннәр: 136,9%.
-Бу саннар артында сезнең тырыш хезмәтегез. Аларда һәркемнең өлеше бар. Зур рәхмәт сезгә. Агымдагы елда да сынатмабыз дип уйлыйм,- диде Фаяз Габдрахманов.
Район башлыгы Анатолий Иванов чыгышын башлап, иң элек 2016нчы елда төбәгебездә ирешелгән уңышларга тукталды. Алда торган зур планнар белән таныштырды. Аннан, аерым почта элемтәсе эшчәнлеге хакында сөйләде: "Һәр хезмәтнең үз авырлыклары, үз җиңеллекләре бар. Сез бүгенге көндә уңышлы гына эшләп киләсез. Күрсәткечләрегез яхшы. Җитәкчегезне дә хөрмәт итәбез. Киләчәктә дә зур уңышлар сезгә",- диде Анатолий Иванов.
Җитәкче шулай ук Мамадыш почтамтының Красная Горка почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Рәмзия Әбрар кызы Гәрәевага тырыш, намуслы хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Мактау грамотасы да тапшырды.
"Татарстан Почтасы" оешмасы директорының урынбасары Владимир Никулин искәртүенчә, Мамадыш коллективы бүгенге көндә республика күләмендә лидерлар рәтендә.
-Хәзерге вакытта республика районнарында 20дән артык бүлек исәпләнә. Мамадышлылар шулар арасында 5-6 баскычларда. Бу бик яхшы күрсәткеч,- диде Владимир Никулин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев