Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш “Олимп“ы яңа боз катыру җайланмасына сөенеп бетә алмый

"Олимп" боз сарае инде бер ел өр-яңа боз катыру җайланмасы белән эшли. "Олимп" боз сарае 1991 елда кулланылышка тапшырылган боз катыру җайланмасы белән былтыр саубуллашты. Искесе бик еш ватылып, бозның тиешле тыгызлыгын сакламыйча үзәккә үтә иде, диләр биредә эшләүчеләр. Яңа боз катыру системасы моннан бер ел элек эксплуатациягә тапшырылды. Башкалабызның...

"Олимп" боз сарае инде бер ел өр-яңа боз катыру җайланмасы белән эшли.

"Олимп" боз сарае 1991 елда кулланылышка тапшырылган боз катыру җайланмасы белән былтыр саубуллашты. Искесе бик еш ватылып, бозның тиешле тыгызлыгын сакламыйча үзәккә үтә иде, диләр биредә эшләүчеләр. Яңа боз катыру системасы моннан бер ел элек эксплуатациягә тапшырылды. Башкалабызның "Техвент"ҖЧҖ-е "Airwey CSR-360.DS" җайланмасын монтажларга ярдәм итте, җайланма үзенең сыйфаты белән дан тота, компрессорлары Германиядә җитештерелгән. Бәясе дә арзан түгел, яңа системаны урнаштыру ун миллион сумга төшкән.

"Шунысы кулай, моңа кадәрге система кул белән идарә итүне сораса, яңасы тулысынча автоматлаштырылган",- ди боз сараеның баш инженеры Әмир Хәйруллин. Әлеге яңа контейнерлы система 1800 кв.метр мәйдандагы бозны катырырга сәләтле. Боз шугалагына су 9,1 градус суыклыкта җибәрелә. Хоккейчылар өчен боз өстендәге температура 5-6 градус булса, фигуралы шуучылар өчен 2-3 градус. Бозны катыру яңа туңдыру системасы эше булса, аны тигезләү белән "Олимпия" машинасы шөгыльләнә.

А.А.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250