Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш Нократы– халыкка иң якыны

Мамадыш шәһәренең "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсу Кәримова: -Бик күп еллар шофер булып эшләгән әтиемнең: "Эштән кайткач гәҗит, китап укымасам, тамагым туймый", - дигән сүзләренең мәгънәсен балачакта аңлап бетерми идем. Балалар арасында эшләү дәверендә бу тирән мәгънәле сүзләрнең хаклыгына кат-кат инандым. Гәҗит-журналсыз яши алмавын шулай аңлаткан икән ул. Район газетасы...

Мамадыш шәһәренең "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсу Кәримова:
-Бик күп еллар шофер булып эшләгән әтиемнең: "Эштән кайткач гәҗит, китап укымасам, тамагым туймый", - дигән сүзләренең мәгънәсен балачакта аңлап бетерми идем. Балалар арасында эшләү дәверендә бу тирән мәгънәле сүзләрнең хаклыгына кат-кат инандым. Гәҗит-журналсыз яши алмавын шулай аңлаткан икән ул. Район газетасы - шушы төбәкнең көзгесе бит ул. Менә шушы мөһим рольне интернет берничек тә үти алмый. Кайберәүләр сезне рәсмилектә, властька ярарга тырышуда гаепләргә тырыша. Сер түгел, һәр заманның үз ярый-ярамыйлары була. Әмма сез заман куйган сорауларга үзегез җавап табып, халыкка дөрес, сыйфатлы мәгълүмат биреп, аны көчләп такмыйча җиткерү яклы. Газетабыз һәрберегез өчен ачык һәм ул киләчәктә дә халык трибунасы булып калачак.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев