Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш муниципаллары Сабадан җиңү белән кайттылар

Узган атнада муниципаль хезмәткәрләр спорт өлкәсендә зур сынаулар тапшырдылар. Байлар Сабасында алар үз төркемнәрендә бадминтон һәм мини-футбол буенча бәйгеләрдә катнаштылар. Аеруча футзалчыларыбыз җанатарларын сөендерделәр. Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында үткән бәйгеләрдә 16 район командасы катнашты. Алар дүрт төркемгә бүленеп уйнадылар. Безнекеләр Лаеш муниципалларын - 5:1, тәтешлеләрне - 9:1, Менделеевск командасын 4:1...

Узган атнада муниципаль хезмәткәрләр спорт өлкәсендә зур сынаулар тапшырдылар.

Байлар Сабасында алар үз төркемнәрендә бадминтон һәм мини-футбол буенча бәйгеләрдә катнаштылар.
Аеруча футзалчыларыбыз җанатарларын сөендерделәр. Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында үткән бәйгеләрдә 16 район командасы катнашты. Алар дүрт төркемгә бүленеп уйнадылар. Безнекеләр Лаеш муниципалларын - 5:1, тәтешлеләрне - 9:1, Менделеевск командасын 4:1 исәбе белән бирелдереп, турнирның ярымфиналына чыктылар. Спартакиаданың әлеге өлешендә балтачлылар да безнең уенчылар керткән дүрт тупка бер белән дә җавап бирә алмадылар. Ә инде финалда узган ел җиңү яулаган мәйдан хуҗалары белән көч сынашырга туры килә. Очрашуның төп вакыты 0:0 исәбе белән тәмамлана. Пенальти типкәндә бу очрашуда капкага баскан район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеев могжизалар тудыра: ике пенальтины ала ул.

Аның тырышлыгы белән мамадышлылар мәйдан хуҗаларын җиңеп, быел беренче урынны яулыйлар.

Фото: newsbel.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев