Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“Мамадыш могҗизасы“ зирәкләр конкурсының чираттагы җиңүчесе билгеле

"Нократ" ("Вятка") газетасының 8нче февраль санында зирәкләр конкурсының чираттагы биреме игълан ителгән иде: "Алар элек урманнарыбызда еш очраганнар. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда аучылар, браконьерлар атып бетергән. Кабат җитмешенче еллар ахырында килеп керделәр. Акрынлап саннары ишәйде. Алар белән күзгә-күз очрашырга киңәш ителми. Ул - ерткыч (хищник). Шулай да...

"Нократ" ("Вятка") газетасының 8нче февраль санында зирәкләр конкурсының чираттагы биреме игълан ителгән иде:

"Алар элек урманнарыбызда еш очраганнар. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда аучылар, браконьерлар атып бетергән. Кабат җитмешенче еллар ахырында килеп керделәр. Акрынлап саннары ишәйде. Алар белән күзгә-күз очрашырга киңәш ителми. Ул - ерткыч (хищник). Шулай да күбрәк үсемлекләр белән тукланалар. Ярсытсаң, кешегә дә ташланалар. Авырлыклары берничә центнерга җитә. Балалары аналарыннан өченче яшьләрендә аерылып китәләр."

Пәнҗешәмбе көнне нәкъ сәгать 8дә безнең белән элемтәгә Кызыл тау авылыннан Нурия Рәхимова чыкты һәм дөрес җавапны бирде. Ул - АЮ. Нурия ханымга спонсоробыз бүләген тапшырдык.

Нурия - Балтач районының Салавыч авылында туып үскән, Казанда сәүдә юнәлешендә укыган, Мамадышка юллама белән килгән. РайПОда бераз гына эшләгәч, саклык банкына (ул елларда саклык кассасы) эшкә күчә һәм шунда пенсиягә чыкканчы хезмәт куя. "Мәктәп елларыннан ук географияне, җәнлекләрне яраттым. География фәненнән гел "5"легә генә укыдым",-диде ул. Кызганычка каршы, фотога төшәргә теләмәде. Чираттагы биремебез район газеталарыбызның чәршәмбе санында дөнья күрәчәк.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев